tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Валентина Матвиенко Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлый
Валентина Матвиенко Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

Валентина Матвиенко Татарстан халкын ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

Роcсия Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко татарстанлыларны якынлашып килүче Республика көне һәм ТАССРның 100 еллыгы белән котлады. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына телеграмма юллаган. Бу турыда Татарстан дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Валентина Матвиенко билгеләп үткәнчә, республика оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү аның данлы тарихын искә төшерү, билгеле бер нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә планнар билгеләү мөмкинлеге бирә.

«Узган вакыт эчендә республика илебез халыкларының какшамас бердәмлеген ныгытуга, гомуммилли бурычларны хәл итүгә саллы өлеш кертте һәм бүген дә Россиянең икътисади потенциалын ныгытуга, мәдәни, рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итә. Республиканың зур уңышлары һәм казанышлары туган җиргә ихлас мәхәббәттән, хезмәт сөюдән һәм барлык халыкның иҗади куәтеннән башка мөмкин булмас иде», — диелә телеграммада.

Федерация Советы Рәисе Татарстанның социаль-икътисади күрсәткечләр буенча ил субъектлары арасында алдынгы урында торуына басым ясаган.

«Эшкуарлык эшчәнлегенә ярдәмнең нәтиҗәле чаралары, әһәмиятле ресурс базасы, заманча транспорт инфраструктурасы, халыкара һәм регионара ныклы элемтәләр республиканың югары инвестицион потенциалын тәэмин итә. Төрле планлы масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла, җитештерү куәтләрен яңарту һәм сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында инновацияләр кертү буенча нәтиҗәле эш алып барыла”, — ди Валентина Матвиенко.

Федерация Советы Рәисе сүзләренчә, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, фән, мәгариф һәм спортны үстерүгә, уникаль мәдәни мирасны саклауга зур игътибар бирә.

Россия парламентының югары палатасы спикеры республиканың алга таба да чәчәк атуы өчен татарстанлыларның мөмкин булганның барысын да эшләячәгенә ышаныч белдерә, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*