tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Варшавада татар ашлары көннәре үтәчәк
Варшавада татар ашлары көннәре үтәчәк

Варшавада татар ашлары көннәре үтәчәк

Польшаның футбол җыелма командасы Казанда уза торган Футбол буенча дөнья чемпионатында катнашуы уңаеннан Варшавада татар кухнясы көннәре үтәчәк.

Искәртеп узабыз, Польша һәм Колумбиянең җыелма командалары уены Казанда 24 июнь көнне үтәчәк.

Татар милли ризыкларына багышланган гастрономия бәйрәме Варшавада Адам Гесслерның “У поваров в Арсенале”  ресторанында (Длуга урамы,52) оештырыла. Татар ашларын тиешле дәрәҗәдә күрсәтү өчен, Варшавага “Марусовка”, “Мама Deli” рестораннарының бренд-шефы, күп кенә халыкара кулинария бәйгеләренең җиңүчесе Рөстәм Рәхимов киләчәк.  22-24 июнь көннәрендә Казан шеф-повары ресторан кунаклары өчен чәк-чәк, татар азуы, бәлеш, өчпочмаклар һәм башка милли ризыклар тәкъдим итәчәк.

Ресторанда шулай ук Казан шәһәре турында махсус стенд урнаштырырга исәплиләр. Татарстан башкаласының туристик потенциалы белән таныша ала. Чараны уздыруда Казанның Туризмны үстерү комитеты да катнаша.

Бу хакта Польшадагы Россия белән хезмәттәшлек итү буенча вәкиллек җитәкчесе Игорь Жуковский РИА Новости басмасына хәбәр итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*