tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шайхразыев Оренбург өлкәсе һәм Идел буе Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты
Васил Шайхразыев Оренбург өлкәсе һәм Идел буе Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Васил Шайхразыев Оренбург өлкәсе һәм Идел буе Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Оренбург өлкәсенә визиты кысаларында, милләттәшләребез белән Оренбург шәһәренең Х. Ямашев исемендәге китапханәсендә очрашты.

Чара башланганчы, Милли Шура рәисе китапханә белән дә танышып чыкты. Ул узган елның декабрь аенда капиталь ремонттан соң ачылган иде. Хәзер биредә заманча җиһазлар белән тулыландырылган 5 зона эшли. Нәни балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр – барысы да китапханәдә үзенә кызыклы шөгыль таба ала.

Бүген китапханә Идел буе Федераль округыннан җыелган татарларның очрашу урынына да әверелде. Васил Шәйхразыев милләттәшләрне сәламләп: “Башкарган эшләрегезгә исәп-хисап сорамасак та, без сезнең эшчәнлекне күреп торабыз. Быел “Җәлил укулары” бәйгесе зурлап уздырылды. 6,5 меңнән артык бала катнашты. Шулай ук “Татар кызы” конкурсы да әйбәт оештырыла. Моңа матурлык бәйгесе дип карарга кирәкми. Ул безнең телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга, яшьләргә күрсәтергә  ярдәм итә. Хәзер “Татар кызы”нда чит илләрдән дә катнашалар. Быел ул Үзбәкстанда узачак, “-дип белдерде.

Милли Шура рәисе татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләренә яшьләр канатын үстерергә кирәклеген искәртте. “Без үзебездән соң, башлаган эшләребезне дәвам итүче буынны калдырырга тиеш,” – диде. Васил Шәйхразыев 2020 нче елда узачак мөһим чараларны да искә төшерде. Бу – Бөтенроссия халык санын исәпкә алу, ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. “Халык  санын алуга әзерлек бүгеннән үк барырга тиеш. Һәр татар кешесенә бу чараның мөһимлеген аңлатырга кирәк,”- диде ул. Төбәкләрдә уздырылган чаралар хакында Бөтендөнья татар конгрессы сайтына һәм “Татарлар” газетасына мәгълүмат юлларга киңәш итте. Хезмәттәшлек итәргә чакырды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*