tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Алабугадагы форум эшмәкәрләр белән киңәшеп, уңышлы эшләп булганны күрсәтте
Васил Шәйхразиев: Алабугадагы форум эшмәкәрләр белән киңәшеп, уңышлы эшләп булганны күрсәтте

Васил Шәйхразиев: Алабугадагы форум эшмәкәрләр белән киңәшеп, уңышлы эшләп булганны күрсәтте

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев “Алабуга” махсус икътисади зонасында узган “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумын татар эшмәкәрләре белән киңәшеп эшләүнең уңышлы үрнәге дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада уздырылган җыенга Россиянең 37 төбәгеннән, 13 илдән 150 татар эшмәкәре килде. Форум уникенче мәртәбә узды. “Алабуга” махсус икътисади зонасында узуы – аның быелгы үзенчәлеге. Элекке елларда “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы 600-700 делегат катнашында Казанда үтә иде. Җыенны оештыручы төп оешма – Бөтендөнья татар конгрессы.

Вице-премьер Васил Шәйхразиев аңлатуынча, быелгы форумның форматын төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре белән киңәшләшкәннән соң билгеләгәннәр. Элекке еллардагы форумнар тәҗрибәсеннән чыгып, эшмәкәрләр финанс мөмкинлекләре, эш рәвешләре, кызыксынулары бер төрлерәк булган делегатларны җыю тәкъдимен керткән. “Шуңа да, форумда төплерәк эшләү өчен, без 150 эшмәкәрне тупладык. Мөмкинлекләр, ягъни горизонталь буенча тигез булган делегатларны җыю аларга үзара хезмәттәшлек турында сөйләшү мөмкинлеге дә тудырды”, – диде Шәйхразиев.

Форумның уздырылу урыны да татар эшмәкәрләре таләбе буенча билгеләнгән. “Эшмәкәрләр Татарстанның эшлекле өлкәдәге үрнәкләре белән кызыксынды. Бу өлкәдә безнең иң беренче горурлыгыбыз – Алабугадагы махсус икътисади зона. Делегатларга яңа стандартларны күрсәтәсебез килде, чөнки андагы предприятиеләр – Ford Sollers, Хаят Кимья, Кастамону – дөнья күләмендәге яңа стандартлар буенча оештырылганнар. Без эшмәкәрләргә аларның мөмкинлекләрен күрсәттек”, – дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

Вице-премьер сүзләренчә, форумнан соң делегатлар арасында махсус икътисади зонадагы мөмкинлекләр белән кызыксынучылар барлыкка килгән. “Хәзер алар биредә эшләр өчен гариза язып, документлар җыя”, – диде ул.

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына нәтиҗә ясап, Васил Шәйхразиев: “Алабугада үткән форум милләттәшләр, җитәкчеләр белән уртага салып сөйләшү нәтиҗәсендә эффектив эшләп булганны күрсәтте, – диде. – Киләсе елга без эшмәкәрләргә яңа мөмкинлекләр, идеяләр тәкъдим итәргә тиеш. Бу – безнең уртак эш”.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*