tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Беренче Көньяк Сабан туе халыкара статуска ия булды
Васил Шәйхразиев: Беренче Көньяк Сабан туе халыкара статуска ия булды

Васил Шәйхразиев: Беренче Көньяк Сабан туе халыкара статуска ия булды

Беренче Көньяк Сабан туен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Дагыстан Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анатолий Карибов ачты.

Без бирегә борынгы бәйрәм – Хезмәт бәйрәме Сабан туен уздырырга җыелдык. Бүген бирегә күп җирләрдән кунаклар килде. Безнең өчен бу вакыйга. Сабантуйны беренче тапкыр үткәрәбез. Монда аерым бер бәйрәм рухы тудыру өчен, хәлдән килгәнчә тырыштык. Мондый чараның бездә үткәрелүе зур дәрәҗә. Васил Шәйхразиевка зур рәхмәт, – диде Анатолий Карибов.

Васил Шәйхразиев Сабантуйга җыелучыларны Татарстан Президенты, республика Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде.

Бүген монда 11 регионнан һәм чит илләрдән кунаклар җыелды. Без төрле халыкларның ишегаллары белән таныштык. Бу безнең илдә күп милләтле халыклар яшәвен, үзара дус-тату булуын дәлилли. Без Дагыстанда икенче көн, һәркайда хөрмәт күрсәтәләр. Дагыстанда бик кунакчыл халык яши. Республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерәм. Көньяк Сабан туена әзерлек барышында, аның халыкара чара булачагына шикләнмәдек. Һәм ул бүген чын мәгънәсендә халыкара статуска ия булды. Бәйрәм белән!- диде Васил Шәйхразиев.

Дагыстан хөкүмәте рәисе Артём Здунов кунакларга үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Һәм татарның милли бәйрәме хәзер күпмилләтле халыклар бәйрәменә әверелүен ассызыклады. Көньяк Сабан туенда барлыгы 6 меңнән артык кеше катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*