
Рәсми очрашуга кадәр Васил Шәйхразиев Тосно шәһәренең төбәк тарихы музее экспозициясе белән танышты, шулай ук Тосно районы администрациясе башлыгы Валерий Гончаров һәм Тосно шәһәре башлыгы Александр Канцерев белән очрашты. Соңрак Милли шура рәисе Совет сугышчыларының Туганнар каберлегенә һәм патриот шагыйрь Муса Җәлилнең бюстына чәчәкләр салды.


