tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Тосно шәһәрендә
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Тосно шәһәрендә

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Тосно шәһәрендә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Ленинград өлкәсенә эшлекле сәфәре кысаларында Тосно шәһәренә килде. Исегезгә төшерәбез, бүген биредә Төньяк-Көнбатыш Федераль округындагы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу узачак.

Рәсми очрашуга кадәр Васил Шәйхразиев Тосно шәһәренең төбәк тарихы музее экспозициясе белән танышты, шулай ук Тосно районы администрациясе башлыгы Валерий Гончаров һәм Тосно шәһәре башлыгы Александр Канцерев белән очрашты. Соңрак Милли шура рәисе Совет сугышчыларының Туганнар каберлегенә һәм патриот шагыйрь Муса Җәлилнең бюстына чәчәкләр салды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*