tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев федераль Сабан туе турында: Татар халкы милләтләрне берләштерә
Васил Шәйхразиев федераль Сабан туе турында: Татар халкы милләтләрне берләштерә

Васил Шәйхразиев федераль Сабан туе турында: Татар халкы милләтләрне берләштерә

Бүген Новосибирск шәһәрендә федераль дәрәҗәдәге Сабан туе башланды. Милли бәйрәмнең нәкъ менә бу шәһәрдә үтүен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев биредә яшәүче татарларга зур ярдәм дип билгеләде һәм бу бәйрәмнең бердәмлек өчен әһәмиятле булуын әйтте.

“Татар халкы ул һәрвакытта да берләштерә торган халык. Бүген биредә төрле милләт вәкилләре җыелган. Бу бәйрәмне без бергә үткәрәбез. Без монда Россия төбәкләреннән һәм Казахстаннан милләттәшләрне җыйдык, бу да безнең бердәмлекне күрсәтә”, – диде Шәйхразиев “Татар-информ”га.

  • Былтыргы еллардан аермалы буларак, быел федераль Сабан туе ике көн рәттән үткәрелә. Беренче көнендә, ягъни бүген, шәһәр ипподромында Новосибирск губернаторы призына ат чабышлары узды. Иртәгә Обь елгасы яры буенда традицион бәйрәм оештырылачак.
  • Новосибирскидагы федераль Сабан туена Россиянең 29 регионыннан һәм Казахстаннан 500гә якын татар делегаты килгән.

Алсу Исмәгыйлева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*