tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: “Хәленнән килгән һәр татар гомер-гомергә ат асраган”
Васил Шәйхразиев: “Хәленнән килгән һәр татар гомер-гомергә ат асраган”

Васил Шәйхразиев: “Хәленнән килгән һәр татар гомер-гомергә ат асраган”

Татарстанда татар токымлы атлары турында китап чыгуы турында хәбәр иткән идек. Республикада татар токымлы атларның ничек торгызылуы турындагы татар телендәге китапны бастыруда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәм күрсәтте.

Әлеге басмада Татар атларының тарихы, аларны яңадан тергезү, үрчетү, тәрбияләү, куллану һәм селекция эше үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелгән.

Китапка кереш сүзне Татарстан премьер-министры урынбасары, Атчылык һәм ат спорты федерациясе рәисе Васил Шәйхразиев та язган.

“Хәленнән    килгән   һәр татар гомер-гомергә ат асраган, ансыз  яши  дә  алмаган. Щуңа күрә Татарстан тарихында атлар аерым урын алып тора. Ярымкыргый атлар безнең борынгы бабаларыбыз­га дөньяның төрле почмакларына күченеп йөрергә ярдәм иткән. Шуның белән татарлар башка милләт халык­лары белән аралаша һәм яулап алучы­лардан үзләрен саклый алган. Кешелек тарихында һәр чорның үз трагедия­се, үз каһарманнары бар. XX гасыр да татар атлары тарихына караган эзен калдырды. Безнең өчен бу гасыр татар токымлы атларның юкка чыгып баруы белән истә калды. Бу токымны кайтару 170 төрдән артык этнослы булган республикабыз халкының бердәмлеген булдыруга мөһим өлеш кертә.

Бүген белгечләрнең, тарихчыларның, ат үрчетүчеләрнең күп еллар алып барган һәм җентекле эше нәтиҗәсендә без Татарстанның берничә хуҗалыгында татар атлары көтүләрен күрә алабыз. Озакламый, ул көтүләрнең саны дистәләрчә булып, татар аты милләтебез данын танытырлык дәрәҗәдә үсеш алыр дип без ышанабыз.

Атлар республикабыз спортын үстерүдә дә зур роль уйный. Чөнки Сабантуйларда уздырыла торган ат чабышлары, ипподромдагы профессиональ бәйгеләр беркемне дә битараф калдырмый, һичшиксез, татар атлары да мондый бәйгеләрдә ак­тив катнашучы булачак. Мәсәлән, «Ат Көне» рес­публика бәйрәмендә татар атларында ерак арага ча­бышлар оештыру гадәткә кереп китте. Бу чабышлар халыкта бар тереклек белән бердәм яшәү хисләрен уята. Һәм атның ышанычлы ярдәмче, тугры дус бу­луына тагың бер кат инанасың”- дип яза Васил Шәйхразиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*