tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Марат Хөснуллинны РФ Хөкүмәте рәисенең урынбасары вазифасына билгеләнүе белән тәбрик итте
Васил Шәйхразиев Марат Хөснуллинны РФ Хөкүмәте рәисенең урынбасары вазифасына билгеләнүе белән тәбрик итте

Васил Шәйхразиев Марат Хөснуллинны РФ Хөкүмәте рәисенең урынбасары вазифасына билгеләнүе белән тәбрик итте

Россия Федерациясе
Хөкүмәте рәисе урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура әгъзасы

М.Ш. Хөснуллинга

Хөрмәтле Марат Шакирҗанович!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары вазифасына билгеләнүегез белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Оста оештыручы булуыгыз һәм катлаулы мәсьәләләргә ачкыч таба алуыгыз таланты яңа вазифагызда да илебез мәнфәгатьләре өчен хезмәт итәргә мөмкинлек бирсен.

Сезгә саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм илебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

Киләчәктә безнең хезмәттәшлегебез ныгыр һәм тагын да нәтиҗәлерәк булыр дип өметләнәбез.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе                                                                   В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*