tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашты
Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашты

Васил Шәйхразиев Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге активы белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, алда торган мөһим чаралар белән таныштырды. Очрашу Ростов-Дон шәһәрендә узды. “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге җитәкчелеге дә үзләрендәге татарлар тормышы хакында сөйли. Милли шура рәисе “Якташлар” оешмасы башкарган эшләрне югары бәяләде.

Очрашу ахырында Васил Шәйхразиев аеруча актив милләттәшләребезгә Татарстан мәдәният министрлыгының мактау грамоталарын һәм Бөтендөнья татар конгрессы медальләрен тапшырды. Мәдәният өлкәсендә нәтиҗәле хезмәте өчен Ростов өлкәсенең “Якташлар” татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе Марсель Бадгутдинов, шулай ук оешма әгъзасы Әдһәм Баткаев Татарстан мәдәният министрлыгының мактау грамоталарына лаек булды.