tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы мәктәбе укучысы Рүзәл Сәләхетдинов Бөтендөнья менталь хисап буенча олимпиадада җиңү яулады
Яр Чаллы мәктәбе укучысы Рүзәл Сәләхетдинов Бөтендөнья менталь хисап буенча олимпиадада җиңү яулады

Яр Чаллы мәктәбе укучысы Рүзәл Сәләхетдинов Бөтендөнья менталь хисап буенча олимпиадада җиңү яулады

Яр Чаллы мәктәбе укучысы Рүзәл Сәләхетдинов бөтендөнья менталь хисап буенча олимпиадада җинү яулады. Әлеге хәбәр MindSkills мәгълүмат порталының «Вконтакте» паблигында урнаштырылган.

Уннан артык ил вәкилләре катнашкан Халыкара менталь хисап буенча олимпиада Таоюань (Тайвань) шәһәрендә уза.

Егерме елдан артык менталь хисап белән шөгыльләнгән Тайвань, Гонконг, Кытай илләреннән килгән көндәшләр арасында чемпион исеменә лаек булу җиңел бирелми, әлбәттә.

9 яшь булуына карамастан, Рүзәлнең бу беренче җинүе тугел. 2017 елда ул Мәскәүдә БДБ илләре арасында узган олимпиадада икенче урынны, ә 2018 елда Малайзиядә үткән халыкара олимпиадада беренчелекне яулый.

Киләсе менталь хисап буенча олимпиада Гонконг шәһәрендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*