tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургтагы “Алимов йорты”нда булды
Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургтагы “Алимов йорты”нда булды

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургтагы “Алимов йорты”нда булды

Бүген Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Ленинград өлкәсенә эш сәфәре кысаларында, Санкт-Петербургтагы “Алимов йорты” татар милли-мәдәният йортында булды. Татарларның кунакчыллык традициясе буенча аны милли ризыгыбыз – чәк-чәк белән каршы алдылар.

Татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм актив әгъзалары, шулай ук Санкт-Петербургның Красное село администрациясе башлыгы Евгений Мареев озатуында, Васил Шәйхрәзиев милли-мәдәният йорты бинасын, биредә тәкъдим ителгән күргәзмәләрне карады, аңа “Алимов йорты” эшчәнлеге һәм татарлар көче белән үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Шулай ук концерт номерлары да тәкъдим ителде.

Алимов йортының миссиясе – рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклап калу өчен иҗат коллективларын, социаль хезмәткәрләрне, мәдәният, сәнгать, спорт, фән эшлеклеләрен, милли рухи лидерларны берләштерүгә юнәлдерелгән социаль-мәдәни чаралар оештыру. Татар милли-мәдәният йорты Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән таныштыра, бу исә дустанә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне  сакларга мөмкинлек бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*