tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев соңгы айда чит илләргә сәфәрләрен туктатуның сәбәбен аңлатты
Васил Шәйхразиев соңгы айда чит илләргә сәфәрләрен туктатуның сәбәбен аңлатты

Васил Шәйхразиев соңгы айда чит илләргә сәфәрләрен туктатуның сәбәбен аңлатты

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Милли Шура рәисе итеп сайланганнан соң, чит илләргә эшлекле сәфәрләр кылып, анда яшәүче татарлар белән актив очрашты. “Татар-информ” хәбәрчесе аның соңгы айда мондый сәфәрләр үткәрмәвенең сәбәбе белән кызыксынды.

“Чыннан да, соңгы бер елда чит илләрдә һәм чит төбәкләрдә яшәүче татарлар белән якыннанрак танышу, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклау һәм ярдәм итүне оештыру максатыннан, Франция, Финляндия, Швеция, Төркия, Венгриягә эшлекле сәфәрләр оештырырга туры килде. Моннан тыш, Россиянең һәр федераль округында, һәр төбәгендә, шул исәптән Сахалинда, Камчаткада, Нижневартовскида булдым. Соңгы айда читтә эшлекле сәфәрләр оештырмауның сәбәбе, беренчедән, Ураза белән, икенчедән, Татарстанда һәм Россия шәһәрләрендә күп чараларга әзерлек уздыру белән бәйле”, – дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе алдагы көннәргә эш планнары турында сөйләде. 23 июнь көнне Азнакай районында Ык буе авыллары сабан туе уза, бу төбәкара чара Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсендә Ык елгасы буенда урнашкан авылларда яшәүчеләрне берләштерү максатыннан үткәрелә. 30 июньдә Татарстан вице-премьеры Ульяновскиның Иске Кулаткы төбәгендә бөтенроссия “Түгәрәк уен” фольклор-этнографик бәйрәмендә, 6 июльдә Чиләбенең Троицк шәһәрендә “Рәсүлев укулары” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә, 7 июльдә Чабаксарда федераль сабан туенда, 14 июльдә Курган өлкәсенең Әлмән авылында бөтенроссия авыл сабан туенда, 19 июльдә Казанда дин әһелләре форумында, 20 июльдә Милли Шура съездында, 21 Изге Болгар җыенында, 28 июльдә Махачкала шәһәрендә беренче тапкыр үткәрелүче сабан туенда, 1-5 августта Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашачак дип көтелә. Моннан тыш, Шәйхразиев Футбол буенча дөнья чемпионаты белән бәйле чараларда катнашачагын әйтте.

Эш графигы тыгыз булу сәбәпле, чит илләргә сәфәрләрне, шул исәптән Канадада татарлар белән очрашуны кичектереп торырга туры килә, дип аңлатты Милли Шура рәисе. “Канадага алынган визам быел 29 ноябрьгә кадәр гамәлдә”, – диде ул.

Алсу Исмәгыйлева
tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*