tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: “Татар конгрессының эшчәнлеге уңышлы булсын өчен, стратегия билгеләячәкбез”
Васил Шәйхразиев: “Татар конгрессының эшчәнлеге уңышлы булсын өчен, стратегия билгеләячәкбез”

Васил Шәйхразиев: “Татар конгрессының эшчәнлеге уңышлы булсын өчен, стратегия билгеләячәкбез”

Узган атнада республикада үткән «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы Россиянең 37 төбәгеннән, 13 илдән 150 татар эшмәкәрен берләштерде. Әлеге җыенның нәтиҗәләре һәм Бөтендөнья татар конгрессының планнары хакында Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән сөйләштек.

– Васил Гаптелгаязович, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” җыены инде уникенче мәртәбә узса да, быел аның форматы үзгә иде: беренчедән, бу юлы ул Татарстан башкаласында түгел, ә “Алабуга” махсус икътисади зонасында үздырылды; икенчедән, башка еллардан аермалы буларак, анда 600-700 делегат түгел, ә Россиянең 37 төбәгеннән, 13 илдән 150 эшмәкәр катнашты. Традицион форумны яңа форматта уздыруның максаты нидә һәм аның нәтиҗәләре нинди булачак?

– Без быел эшмәкәрләрне Татарстанга 12нче тапкыр җыйдык. Аларга биргән беренче соравыбыз мондый булды: «Форумны инде унбер тапкыр үткәргәннән соң нинди тәкъдимнәрегез бар, сезнең нинди форматларда очрашып күрешәсегез килә?» Алар исә үз фикерләрен җиткерделәр: «Бер караганда, без 500-600 җитәкче бирегә җыелабыз, ләкин безнең финанс мөмкинлекләребез, эш рәвешебез төрле”, – диделәр. Шуңа да, аларның фикерен истә тотып, форумда төплерәк эшләү өчен, без 150 эшмәкәрне формат, финанс мөмкинлекләре, теләкләре буенча тупладык. Бу беренче фактор.

Икенчедән, форумның Алабугага чыгуы да эшмәкәрләр теләге белән башкарылды. Без моңарчы форумны Казанда гына оештыра идек. Эшмәкәрләр: «Без Татарстан белән горурланабыз, шуңа да эш буенча бүтән җирләргә дә барып карыйсы иде», – дигән тәкъдим җиткерделәр. Эшлекле өлкәдә исә безнең иң беренче горурлыгыбыз – Алабугадагы махсус икътисади зона. Эшмәкәрләргә яңа стандартларны күрсәтәсебез килде, чөнки андагы предприятиеләр – Ford Sollers, Хаят Кимья, Кастамону дөнья күләмендәге яңа стандартлар буенча оештырылганнар. Без эшмәкәрләргә аларның мөмкинлекләрен күрсәттек.

Делегатлар арасында махсус икътисади зонадагы мөмкинлекләр белән кызыксынучылар бар. Мәсәлән, Мәскәүдән килгән бер эшмәкәр: «Миңа биредәге кагыйдәләр ошады, мин монда керә алам», – дип ниятләде. Хәзер биредә эшләр өчен гариза язып, документлар җыя. Шулай итеп, Алабугада үткән форум милләттәшләр, җитәкчеләр белән уртага салып сөйләшү нәтиҗәсендә эффектив эшләп булганны күрсәтте.

Өченчедән, форумның барлык делегатлары да финанс мөмкинлекләре, башкарган эшләре, мөнәсәбәтләре буенча бер төрле, ягъни, горизонталь буенча тигез булгач, аларга биредә бер-берсе белән тагын бер кат танышып, хезмәттәшлек турында сөйләшү мөмкинлеге туды. «Синең белән бу эшне башкарырга була,  минем белән моны эшләргә була», – дип, түгәрәк өстәлдә килештеләр.

Без шушы форумның нәтиҗәләре хакында Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында сөйләштек. Без форумга килгән һәрбер җитәкчегә беренче чиратта рәхмәт әйтергә һәм икенче елга аларга яңа мөмкинлекләр, идеяләр тәкъдим итәргә тиеш. Бу безнең уртак эш.

– Хәзер инде сез, Милли Шура җитәкчесе буларак, төбәкләрдә, төрле илләрдә татар эшмәкәрләре белән эшләүнең системасын булдыру турында уйланасыздыр. Алар белән эшне җайга салу буенча нинди планнар бар?

– Беренче караганда, 3 август кичә генә кебек иде. Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич тәкъдиме белән конгресс делегатлары тарафыннан Милли Шура рәисе итеп сайланганнан соң, яңа вазифамда 4 ай инде үтте дә китте. Мин татар егете булсам да, җитәкче булсам да, моңарчы милли эшләр буенча ныклап эшләгәнем булмады. Шуңа күрә, кызыксынуым туып һәм татар кешеләренә ярдәм кулы сузасым килеп, өлкәләргә, чит илләргә, татар автономияләре эшләгән төбәкләргә барып, татар конгрессының ничек эшләгәнен күрәм. Аларның тәкъдимнәрен тыңлыйм, урындагы хакимият вәкилләре белән ничек эшләгәннәрен күзәтәм. Хактан да, безнең конгрессның эшләре бөек, 25 ел буена конгресс үзенең фундаментын дөрес төзегән, милләттәшләр, телебез, динебез дип, татарларны берләштерү юнәлешендә эшләгән.

Хәзерге вакытта Бөтендөнья татар конгрессының 2018 елга планнарын төзедек. Әлеге планнарны 10нчы декабрьгә кадәр раслаячакбыз һәм киләсе елда шулар буенча эшләячәкбез. Безнең планнарда өч урын: беренчесе – Милли Шура, икенчесе – башкарма комитет, өченчесе – ревизион комиссия. Төбәкләрдәге милләттәшләребез елның кайсы аенда нинди чара булачагын, кайчан һәм нинди уңайдан җыеласыбызны белеп торырга тиеш. План ул һәрвакытта да уңайлылык тудыра.

Төбәкләрдәге милләттәшләребез арасында төрлесе бар. Кайбер автономия җитәкчеләре, милләттәшләребез тел, мәдәният, дин дип янып йөриләр. Алар эшмәкәрләр түгел, үзләренә бер төрле эшлиләр.  Икенчеләре эшмәкәр дә, җитәкче дә булырга мөмкин – алар икенче төрле эшли. Һәм өченчеләре бар – безнең конгресста алар эшмәкәр булып кына теркәлгән һәм алар да үзләренчә эшлиләр. Шуны әйтәсем килә: Бөтендөнья татар конгрессының төп бурычы – һәммәсенә дә ярдәм итү. Без милләттәшләребезгә, кайда гына яшәсәләр дә, кайда гына эшләсәләр дә, ярдәм итәргә тиешбез.

Икенчедән, без аларны берләштерергә тиеш. Без – татарлар, милләтебез, телебез, динебез, халкыбыз, эшләребез, шәхесләребез белән горурланырга тиеш, шуңа күрә берләшергә кирәк.

Өченчедән, без рәхмәтле булырга тиеш.  Эшләгән кешеләргә, милләт дип янучыларга рәхмәтле булырга кирәк.

Ярдәм итү, берләштерү, рәхмәтле булу – безнең төп шигарь.

– Алга таба Милли Шурадагы эшчәнлегегездә планнарыгыз турында беләсе килә. Нинди төбәкләргә барырга әзерләнәсез һәм нинди максат белән?

– Мин монда икенче төрлерәк итеп әйтер идем. Төп максат – милләттәшләребезгә ярдәм итү. Эшчәнлегем барышында мин күп әйберләрне аңлыйм. Җитәкчеләр, хакимият башлыклары, губернаторлар белән очрашканда минем һәрвакытта да татар халкы өчен горурлыгым туа. Татар халкы кайда гына яшәмәсен, һәрвакыт тырыш, дус, һәм хакимият белән аңлашып, үзләренең мөмкинлекләрен кулланып яши торган халык.

Татарстанның уңышы – стратегиядә. Шуңа безгә хәзер татар халкының үсеше стратегиясен төзергә кирәк. Безгә, бергә утырып, 20нче елда, 25нче елда, 30 нчы елда нинди булырга тиешлегебезне билгеләргә кирәк. Бу безнең бердәмлек.

Һәрбер татар өчен Татарстан ул газиз ил, аңа һәрвакытта да кайтып горурланырлык булсын өчен без монда үрнәк булып калабыз. Телебезне, архитектурабызны, динебезне саклау, балаларыбызны тәрбияләү, гаиләләребезне, милли киемебезне саклау буенча үрнәк күрсәтергә кирәк. Үзебезгә дә Татарстанда уяу булу мөһим, чөнки бер кайдадыр барып өйрәтеп кайтабыз, ә үзебезнекен хәл итүне соңгарак калдырабыз. Ул дөрес түгел. Күбесе Татарстанга үрнәк алырга, инвестицияләр буенча мөмкинлекләрне карарга килә, спортта үрнәк ала, яшьләр, сәламәтлек министрлыкларына карый – без бөтен җирдә үрнәк.

– Сез стратегия турында әйттегез. Ул, аңлавымча, төрле тармакларда булачак. Шулай да сезнең шәхсән фикерегез кызыксындыра: татар дөньясының кайсы тармагында бераз үзгәртеп кору кирәк дип саныйсыз?

– Беләсезме, бу иң авыр сорауларның берсе. Рәсәй күләмендә әйткәндә, Рәсәй нык зур. Үз өебездә, Татарстанда, безнең бер төрле менталитет, бер төрле финанс, бер төрле тарих, бер төрле мөмкинлек. Ләкин Татарстаннан киткән саен, без башка вәзгыятькә эләгәбез.

Әгәр без берәр җиргә кереп, аны менталь яктан үзгәртәбез дисәк, беренчедән, үзебезгә “без дөрес эшлибезме?” дигән сорау бирергә тиешбез. Алар үз вәзгыятьләрендә үзләрен уңай хис итә. Ләкин без аларга татар телен, милләтне, мәдәни мирасны саклау кыйммәтен аңлатырга тиешбез. Алар, аны саклап, буыннан-буынга, балаларына, оныкларына тапшырырга тиешләр.

Безгә, стратегия буенча, һәрбер татар кешесенә барып җитеп: «Син татар, телеңне, динеңне, гореф-гадәтләреңне белергә тиеш, әти-әниеңнең каберләрен кадерләргә тиеш», – дип әйтергә кирәк. Шуннан башлана. Әгәр без шушы күңел кылларын чирттерә алып, бергә эшләсәк, ул вакытта өмет бар һәм эш тә булачак.

Үз алдыбызга куйган максатларда Конгрессның төбәкләрдәге вәкилләре белән берләшеп эшләү – безнең төп бурычыбыз. Татар халкының үсеше стратегиясен уңышлы итеп тормышка ашыру шушы бурычларны үтәүдән гыйбарәт булачак.

intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*