tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев татар яшьләренә ТАССР юбилеена креатив проектлар уйларга кушты
Васил Шәйхразиев татар яшьләренә ТАССР юбилеена креатив проектлар уйларга кушты

Васил Шәйхразиев татар яшьләренә ТАССР юбилеена креатив проектлар уйларга кушты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйзразиев татар яшьләрен ТАССРның 100 елыгын креатив проектлар белән каршыларга чакырды. Бу хакта ул Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары ачылышында ясаган чыгышы вакытында әйтте.

Бүген Казанның Г.Кариев театры бинасында Бөтендөнья татар яшьләре форумының Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укулары башланып китте. Ачылыш тантанасында яшьләрне шулау ук ТР яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов, “Идел” татар яшьләре үзәге җитәкчәсе Ләйсән Сафина сәламләде.
Васил Шәйхразиев яшьләргә мөрәҗәгать итеп, эшләрне күрсәтә белү дә кирәклеген, әлеге укуларның белем бирүдән тыш, танышулар мәйданы булуын ассызыклады. Ул Форум үткән көннәрдә яшьләр янына киләчәген һәм алар белән якыннан аралашачагын әйтте.

Васил Шәйхразиев ТАССРның 100 еллыгы тантаналарына меңләп татар яшьләрен чакырып, Бөтендөнья татар яшьләре форумы съезды уздырылачагын хәбәр итте.
“Сез ТАССРның 100 еллыгына күчтәнәч әзерләп килегез, ул күчтәнәч өчпочмаклар дип уйламагыз, хәер өчпочмаклар да яхшы, ул күчтәнәч сезнең проектларыгыз һәм кызыклы эшләрегез үрнәкләре булсын иде”, – диде ул.

Татар яшьләре оешма җитәкчеләрен укыту форумы чаралары 23-25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә. Форум кысаларында Бөтендөнья тарар яшьләре форумы рәисе сайланачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*