tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Удмуртиядәге татар объектларын төзәкләндерү турында сөйләштек
Васил Шәйхразиев: Удмуртиядәге татар объектларын төзәкләндерү турында сөйләштек

Васил Шәйхразиев: Удмуртиядәге татар объектларын төзәкләндерү турында сөйләштек

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның Удмуртия җитәкчелеге белән бүгенге очрашуында сүз җирле татар оешмаларына ярдәм итү турында барган. “Сөйләшү бик урынлы булды”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Шәйхразиев.

Исегезгә төшерәбез, бүген Васил Шәйхразиев Удмуртиягә эшлекле сәфәр кылды.

“Удмуртиядә безне Ижевск шәһәре башлыгы Юрий Тюрин каршы алды, аның белән бергәләп “Спартак” халык иҗаты йортын карадык. Бу мәдәният йортында төрле милләт вәкилләренең, шул исәптән татарларның да иҗади коллективлары эшләп килә. “Спартак” йорты төзекләндерүгә мохтаҗ, бу хакта бүген сөйләшү булды, бирегә килүебезнең сәбәбе дә шуңа бәйле иде”, – дип аңлатты Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе караган икенче объект – Ижевскида татар телендә белем бирүче 6 нчы гимназия, ул Габдулла Тукай исемен йөртә. “Анда да ремонт кирәк”, – диде Шәйхразиев.

Васил Шәйхразиев Удмуртия татарларына ярдәм итү турында сөйләшү максатыннан республика Хөкүмәте рәисе Ярослав Семенов белән очрашканын әйтте. “Нәрсәләрне һәм ничек эшләргә кирәген планлаштырдык, мәсьәләнең финанс ягын билгеләдек, җирле татарларның көнкүреш мәсьәләләренә дә тукталдык”, – диде “Татар-информ”га вице-премьер. Ул сөйләшүнең урынлы булуын билгеләп узды, Удмуртия җитәкчелеге җирле татарлар белән бәйле барлык мәсьәләләрне үз карамагына алды, диде. “Татарлар Удмуртиядә төп халык аларның монда әби-бабайлары, әти-әниләре яшәгән. Удмуртия җитәкчелеге моны аңлап эш итә. Проблемаларны бергәләп ерып чыгарбыз”, – диде В. Шәйхразиев.

Белешмә: 2010 елгы җанисәп буенча, татарлар Удмуртиядә яшәүче халыкның якынча 7% тәшкил итә. Бу 100 меңгә якын кеше дигән сүз. Биредә татар телендә 4000 тираж белән 16 полосалы “Яңарыш” газетасы чыгып килә. 20 елдан артык “Удмуртия” телерадиотапшырулар компаниясе эфирында татар телендәге тапшырулар бара. Ижевскиның Г. Тукай исемендәге гимназиядә 678 укучы белем ала, аларның 222 укучы биредә татар телен өйрәнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*