tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Уфада Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашу уздырды
Васил Шәйхразиев Уфада  Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашу уздырды

Васил Шәйхразиев Уфада Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашу уздырды

Киләсе елда Дин әһелләре форумын һәм Изге Болгар җынын уздыру даталарын билгеләү хакында сөйләшү бүген Башкортстанның Үзәк Диния нәзарәтендә узды. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Уфага эшлекле сәфәре кысаларында, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән дә очрашу уздырды.

Очрашу вакытында барлык мөселманнар өчен иң мөһим чаралар рәтендә торган Дин әһелләре форумын һәм Изге Болгар җыенын уздыру көннәрен якындагы вакытта билгеләү кирәклеге ассызыкланды. Бу аларны 2020 ел Мөселман календарендә кертү өчен кирәк.

Искәртеп узабыз, быел Дин әһелләре форумы 13-14 июньдә, Изге Болгар җыены 15 июнь көнне узачак. Васил Шәйхразиев һәм Тәлгать Тажетдин шулай ук бу чараларны оештыру мәсьәләләре, эчтәлеге турында сөйләште. Очрашуны төгәлләп, Васил Шәйхразиев Баш мөфтигә Шиһабетдин Мәрҗани портретын бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*