tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Винера Абдуллина остаханәсендә булды
Васил Шәйхразиев Винера Абдуллина остаханәсендә булды

Васил Шәйхразиев Винера Абдуллина остаханәсендә булды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта сынчы Винера Абдуллина остаханәсендә булды. Ул Төньяк башкалада яшәп иҗат итүче танылган сынчы белән аралашты, аның эшләре белән танышты.

Винера Абдуллина – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Сынчы даими рәвештә шәһәр, республикакүләм һәм халыкара күргәзмәләрдә катнаша. Аның эшләре шәхси җыелмаларда саклана, Россия һәм чит илнең күп кенә шәһәр урамнарын һәм биналарын бизәп тора.  Винера Абдуллина Аятулла Баязитов, Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин һәм башка күренекле шәхесләрнең сыннарын ясаган кеше.

Искәртеп узабыз, Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Ленинград өлкәсендә эшлекле сәфәрдә. Өч көнлек эш программасы кысаларында Татарстан премьер-министры урынбасары Санкт-Петербургтагы Россия этнографик музеенда, “Алимов йорты”нда булды.

7 апрельдә Васил Шәйхразиев Тосно шәһәрендә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары Милли шура рәисе Төньяк-Көнбатыш федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу үткәрде. Ул Бөтендөнья татар конгрессының 2018 нче елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, милләттәшләребезне Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән дә таныштырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*