tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәренә сәфәр кылды
Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәренә сәфәр кылды

Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар шәһәренә сәфәр кылды

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Чувашия Республикасының Яңа Чабаксар шәһәренә сәфәр кылды. Биредә ул Яңа Чабаксар шәһәре администрациясе башлыгы Ольга Чепрасова белән очрашты.

Васил Шәйхразиев Татарстан белән Чувашия арасындагы мөнәсәбәтләрнең дустанә булуын билгеләде. Узган елда Чабаксарда бик югары дәрәҗәдә узган  Федераль Сабантуй өчен Чувашия Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде ул. Чувашия шәһәрләренең чсталыгы, төзеклеге белән аерылып торуын һәм ике теллелек (игълан такталары, элмә такталар) ягыннан үрнәк булып торуын әйтте.

Ольга Чепрасова шәһәрдә төрле милләт вәкилләренең дус яшәвен әйтте. Татарларның һәм татар иҗтимагый оешмаларының актив булуын билгеләде. Яңа Чабаксарда ел да Сабантуйлар үткәрелә, киләсе елда Республика Сабан туе биредә оештырылачагын ассызыклады ул. Киләсе елда шәһәрнең 60 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

М Рәҗәпов сүз алып, шәһәр хакимиятенә рәхмәтләрен җиткерде. Яңа Чабаксарда мәчет төзелә башлагач, төрле милләт вәкилләре ярдәм итте дип билгеләде ул.

Васил Шәйхразиев мәчетләргә кешеләргә, халкыбызга хезмәт итәргә тиеш.

  • Без йөзләрчә ел бергә яшәп, бер-беребезгә ярдәм итү гадәти хәл. Мөселманнар чиркәү төзелешендә, христианнар мәчет төзелешендә ярдәм итә, – дип билгеләде Васил Шәйхразиев.

Мансур хәзрәт билгеләп үткәнчә, Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте1994 елның 18 маенда оеша. Аңа кадәр Чувашиядә нибары 2 мәчет булса, бүгенге көндә 42 мәчет эшләп килә. Ул Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессына күрсәтелгән матди ярдәм өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Аннары Васил Шәйхразиев Яңа Чабаксар Җәмигъ мәчетендә булды, анда тудырылган шартлар, аның эшчәнлеге белән танышты. Соңыннан ул биредә мөселманнар өчен оештырылган ифтар ашында катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*