tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Яшьләр оешмаларын юридик яктан теркәргә кирәк
Васил Шәйхразиев: Яшьләр оешмаларын юридик яктан теркәргә кирәк

Васил Шәйхразиев: Яшьләр оешмаларын юридик яктан теркәргә кирәк

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев татар оешмалары җитәкчеләренә юридик яктан теркәлү узарга тәкъдим итте. Ул IX чираттан тыш Бөтендөнья татар яшьләре форумы утырышында катнаша. “Үзегез яшәгән төбәктә теркәлү, сезнең эшчәнлекнең мөмкинлеген арттыра. Шулай ук оешмада торучыларның яшь чиген дә билгеләргә кирәк,” – ди ул. Яшь чиге төгәл булганда, яшьләр оешмаларына Россиякүләм грантларда катнашу юлы ачыла. Бу төрле чаралар, проектларны тормышка ашыру өчен дә җиңелрәк була дигән сүз.

Киләсе елга Казанда татар яшьләренең съезды узачак, Васил Шәйхразиев шуңа кадәр теркәлү эшен хәл итәргә тәкъдим итте. Бу татар яшьләре форумына төбәкара статуска ия булырга ярдәм итәчәк. Хәзергә 26 оешма гына юридик яктан теркәлү узган.

Исегезгә төшерәбез, 23-25 нче август көннәрендә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар оешмалары җитәкчеләренең белем алу форумы уза. Алар биредә проектларын тәкъдим итте. Бүген җиңүчеләр исемнәре ачыкланачак. Аларга акчалата бүләкләр бирелә. Бөтендөнья татар конгрессыннан барлыгы өч грант каралган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*