tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиевның Туган тел көне белән котлавы
Васил Шәйхразиевның Туган тел көне белән котлавы

Васил Шәйхразиевның Туган тел көне белән котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразиевның Туган тел көне белән котлавы

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Барыгызны да чын күңелдән  Туган тел көне һәм бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууының 133 еллыгы белән тәбрик итәм. Ике бәйрәмнең бергә үрелеп уздырылуы очраклы гына түгел. Тукай һәм туган тел ул – аерылгысыз, бер-берсен тулыландырып торучы язмышлар, үткән белән киләчәкне тоташтырып торучы күпер булып торалар. Рәсми рәвештә туган тел көне республикабызда гына оештырылса да, дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарлар әлеге бәйрәмне үз итеп кабул итәләр.

Һәр баланың теле туган телдә ачыла, һәр халыкның теле үзенчәлекле. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халкыбыз мәкале. Туган телләребезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә туган тел иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*