tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев депутат булып сайланган милләттәшләребезне котлады
Васил Шәйхразыев депутат булып  сайланган милләттәшләребезне котлады

Васил Шәйхразыев депутат булып сайланган милләттәшләребезне котлады

Агымдагы елның 13 сентябрендә Россиянең күпчелек регионнарында сайлаулар узды. Россия халкы илебезнең субъект башлыкларын сайлаудан тыш, булачак РФ Дәүләт Думасы, региональ һәм муниципаль берәмлекләр  депутатлары өчен дә тавыш бирделәр.

Депутат булып сайланган кешеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессы составындагы татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активы,  Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисләре һәм әгъзалары да бар. Гомум әлеге депутатлар исемлегендә 20 милләттәшебез урын алган. Алар арасында Владимир өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы әгъзасы С.Ф. Мангушева, Кострома өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ф.Ф. Гомәров, Курган өлкәсе «Урал аръягы татарлары конгрессы» иҗтимагый оешмасы әгъзалары А.М. Исламов,
Д.Р. Юзеев, Е.У. Кафеев, З.Ә. Закурдаева, М.К. Әгълиуллин, М.Н. Исламов, Магадан өлкәсе «Алтын ай» татар һәм башкорт халыклары иҗтимагый оешмасы рәисе Р.Р. Фатыйхов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы, Түбән Новгород өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Р.Ә. Салихҗанов,  Новосибирск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы И.Р. Үмәрбаев, Омск өлкәсе «Мәдәният» татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Р.М. Миңнеханов, Пермь краеның Барда муниципаль районы башлыгы Х.Г. Алапанов, «Тол буйлары» Барда районы җирле телерадиотапшыру» муниципаль автономияле учреждениесе директоры Җ.С. Габделхакова, Пермь крае Барда районы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Н.Г. Исмәгыйлева, «Идиятуллин крестьян хуҗалыгы» КФХ рәисе Х.С. Идиятуллин, Томск шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Р.Р. Габделганиев, Ульяновск шәһәре Тимер юл районы татар милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Р.З. Абитов, Ульяновск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте Президиумы әгъзасы А.Ф. Айзатуллова, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы әгъзасы, Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе Л.Р. Колесникова бар.

Депутатларның барысына да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе   В.Г. Шәйхразыев җаваплы вазыйфаларында уңышлар һәм исәнлек-саулык теләп үзенең котлауларын юллады.

“Күп еллардан бирле алып барган зур хезмәтегез белән Сез халкыбызның ихтирамын казандыгыз. Сайлаулар нәтиҗәсе дә шул абруй-хөрмәтнең дәлиле, күрсәткече. Сез татар халкының горурлыгы!

Сез үз төбәгегездәге татарларның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен кайгыртып нәтиҗәле хезмәт башкарасыз. Моның өчен Сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәм һәм алга таба да милләтебезнең якты киләчәге өчен бергә эшләрбез дигән өметтә калам”, – диелгән әлеге котлау хатында.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*