tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев азнакайлыларга: «Башкарган эшләрегез төпле һәм сыйфатлы»
Васил Шәйхразыев азнакайлыларга: «Башкарган эшләрегез төпле һәм сыйфатлы»

Васил Шәйхразыев азнакайлыларга: «Башкарган эшләрегез төпле һәм сыйфатлы»

10 сентябрьдә Азнакайга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев эшлекле визит ясады. Аны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин озата йөрде.

Аның сәфәре шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбендә федераль программа буенча төзелгән спорт мәйданчыгын – заманча футбол кырын ачудан башланды. Районда спортка игътибар зур һәм шөгыльләнү өчен киң мөмкинлекләр тудырылган. Бу көнне алар республика кунагы алдында уңышларын да тәкъдир иттеләр.

Быел районда республика программасы нигезендә һәм нефтьчеләр ярдәмендә 4 балалар бакчасы капиталь ремонт кичерде. Васил Шәйхразиев шуларның берсе – 15 нче “Алтын балык” балалар бакчасында бәйрәмдә катнашты. Биредә башка балалар бакчалары да кул эшләре күргәзмәләре белән килгән иде, үз эш тәҗрибәләрен дә күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары шулай ук федераль программа буенча төзекләндерелгән Сөембикә урамы, нефтьчеләр ярдәмендә реконструкцияләнгән ачык бассейн һәм волейбол мәйданчыклары белән дә танышты.

Инде язып үткәнебезчә, районыбызда “Безнең ишек алды” республика программасы буенча быел 28 ишек алдында эшләр бара. Васил Шәйхразиев шушы программа нигезендә төзекләндерелгән Шәйхетдинов урамындагы 17 нче йорт ишек алдында да булды һәм анда халык белән очрашты.

– Республика җитәкчелеге һәр авылга, һәр шәһәргә зур игътибар белән карый. Бүгенге көндә 50 ләп Президентыбыз программасы бар, аларны тормышка ашыруга 50 млрд сум акча бирелә. Азнакайлылар

бу программалардан нәтиҗәле файдаланалар. Башкарган эшләрегез төпле һәм сыйфатлы. Азнакай республикада күләмендә күп кенә юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бу – район башлыгы Марсель Шәйдуллинның үз командасы һәм халык белән бердәм эшләве нәтиҗәсе, – диде Васил Шәйхразиев эшлекле визит барышында алган тәэсирләре белән уртаклашып.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин республика җитәкчелегенә һәрдаим ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*