tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кострома өлкәсенә килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кострома өлкәсенә килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Кострома өлкәсенә килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевны бүген Кострома шәһәрендә милләттәшләребез каршы алды. Биредә әлеге төбәк җитәкчелеге белән рәсми очрашу планлаштырылган. Милли Шура рәисе Кострома шәһәрендәге Мемориаль мәчеттә, Татар бистәсендә булачак.

Шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә Кострома өлкәсе һәм Үзәк Федераль округтагы татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашу оештырыла. Анда Бөтендөнья татар конгрессының 2019 нчы елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалачак. 2020 нче елга бурычлар куела. Бу елның иң мөһим вакыйгалары – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, Халык санын исәпкә алу чараларын уздыру хакында да фикер алышулар көтелә.

Шулай ук ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын тапшыру тантанасы да үтәчәк. Исегезгә төшерәбез, эстафетага старт агымдагы елның гыйнвар ахырында Улан-Удэ шәһәрендә бирелде. Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгы флагы Россиянең барлык федераль округларында да тәкъдим ителергә тиеш. Аның көнчыгыш ноктасы-Находка шәһәре, ә иң көнбатыш ноктасы Калининград булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*