tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Теләче районында
Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Теләче районында

Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Теләче районында

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев районга сәфәрен быел беренче сыйныфка керүче балаларны котлаудан башлады. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында ул сабыйларга мәктәп өчен кирәк-ярак тутырылган букчалар бүләк итте.

Милли Шура рәисе Теләчедәге авыл хуҗалыгы үсеше белән дә таныша. Аны “Гыйниятуллин С. Ш.” фермер хуҗалыгы белән таныштырдылар. Биредә ул ат спорты манежын да карады.

Теләчедә “Корыч профильләр” оешмасы да уңышлы эшләп килә. Васил Шәйхразыев предприятиедәге эшчәнлек белән таныша. Шулай ук биредәге хезмәткәрләр белән дә очрашу уздыра. Көннең икенче яртысында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Сарман районына барачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*