tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Ютазы районында
Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Ютазы районында

Васил Шәйхразыев эшлекле визит белән Ютазы районында

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Ютазы муниципаль районына килде.

Биредә ТР вице-премьеры Урыссу гимназиясе, шулай ук Урыссу бистәсенең 7нче балалар бакчасын карап чыкты. Исегезгә төшерәбез, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «Билингваль балалар бакчасы» грантының җиңүчесе булып тора.

Моннан тыш, Васил Шәйхразыев район мәдәният йортында булды. Анда Ютазы халкы белән очрашу узды.

Сәфәр ахырында Милли Шура рәисе «ТАССРның 100 еллыгы» билгесен куллану буенча сертификатлар тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*