tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Гамәл стратегиясенең вазыйфасы татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасында күпер салу
Васил Шәйхразыев: Гамәл стратегиясенең вазыйфасы татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасында күпер салу

Васил Шәйхразыев: Гамәл стратегиясенең вазыйфасы татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасында күпер салу

Бу минутларда Татарстан башкаласында татарлар тормышында иң истәлекле вакыйгаларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган «Милләт җыены» уза. Россия Федерациясенең 67 төбәгеннән һәм Татарстаннан 500ләп вәкил Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасына җыелды.

Җыенда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев катнаша.

Иң беренче булып, кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев  сәламләде.

Газиз милләттәшләр! Бүген без рухланып, канатланып мәркәзебез Казанда җыелдык. Халкыбыз Татарстаныбызның 100 еллыгын бәйрәм итә. Барыбызны да шушы бәйрәм белән котлап, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән кайнар сәламнәрне җиткерәм. 100 ел элек татар халкының гасырлардан килгән бөек хыялы чынга аша. Аның рухи, мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләнедерү, милли үзбилгеләнүен гамәлгә кую максатыннан Татарстан автономияле республикасы оештырыла. 1990-1991 елларда башланган Россия Федерациясе яңарышы шартларында Татарстан Республикасы федератив хокукый дәүләт субъекты буларак дәүләт төзелешендә һәм социаль- икътисади үсештә зур уңышларга иреште. Алгарыш юлыннан барган Татарстан Республикасы татар халкының һәм тугандаш милләтләрнең татулыгын, тырышлыгын, максатка ирешүчәнлеген бөтер илгә һәм бөтен дөньяга күрсәтә алды. XXIгасырга аяк баскач, татар халкы үзенең милли үзенчәлекләрен саклап, рухи яңарышларга йөз тотып яшәүгә күчте. Һәм бу юлда шактый уңышлы адымнар ясады. Татарстан Республикасы татарлар дөньясының рухи мәркәзе, ул милләтебезнең яшәеше һәм ышанычлы таянычы булып хезмәт итә, – дип билгеләде Васил Шәйхразыев.

Җыенның көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә – ул Татарның гамәл стратегиясен кабул итү. Төп доклад белән Васил Шәйхразыев чыгыш ясады.  Ул 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарфыннан Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычы куелуын билгеләде. Беренче көннән үк эш башланып, Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы әзерләнде. Шушы эскиз нигезендә галимнәр, җитәкчеләр, безнең актив җиң сызганып эшкә керештеләр. Шушы эскиз Татарстан районнарында, Россия төбәкләрендә тәкъдим ителеп, фикерләр җыелды. Күп кенә мәсьәләләр финанс ягы белән бәйле булганлыктан, ярдәмгә  “Татар халкының милли үзенчәлеген үстерү” дәүләт программасын кулланырга булганнар. Аны тәкъдимнәр белән тулыларндырып, 25 августта кабул иттеләр. Стратегия проекты исә идеологик документ буларак эшләнде.

Татар халкының киләчәге безнең һәркайсыбыздан, безнең омтылышларыбыздан һәм гамәлләребездән тора. Гамәл стратегиясенең вазыйфасы татар халкының үткәне, хәзергесе һәм киләчәге арасында күпер салу, – дип ассызыклады Васил Шәйхразыев.

Милли шура рәисе Гамәл стратегиясендә исәпкә алынган төп таяну нокталары, татар халкының үсешен тәэмин итү өчен игътибар ителергщ тиешле юнәлешләр турында сөйләде.  Аны тормышка ашыру исә үзебездән тора икәненә басым ясады ул.

“Милләт җыены”нда барлык катнашучыларга танышу өчен өч документ – Татарлар: гамәл стратегиясе”, Татарстан Президентының мәкаләсе һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы таратылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*