tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: “Хәмдүнә апа: «Иң зур байлыгым ул – минем тамашачым, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм», – дигән иде”
Васил Шәйхразыев: “Хәмдүнә апа: «Иң зур байлыгым ул – минем тамашачым, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм», – дигән иде”

Васил Шәйхразыев: “Хәмдүнә апа: «Иң зур байлыгым ул – минем тамашачым, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм», – дигән иде”

Бүген, 15 сентябрь көнне, татар җәмәгатьчелеге легендар җырчыбыз, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашты. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узган чарада республикабыз җитәкчелеге, мәрхүмәнең туганнары, якыннары, Башкортстан Республикасыннан килгән кунаклар, бөек җырчыбызның иҗатын хөрмәт иткән тамашачылары җыелган иде.

Җыелган халыкны сәламләп хушлашу чарасын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев башлап җибәрде.

“Кичә республикабыз, татар дөньясы Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат дигән зур авыр хәбәр алды. Шушы уңайдан Президентыбыз Р.Н. Миңнеханов иң беренчеләрдән булып “Халыкчан татар җырчыларының берсе, күпләгән буын вәкилләренең яраткан башкаручысы булган Хәмдүнә апаның туганнары һәм якыннарының  тирән кайгысын уртаклашам”, – дип мөрәҗәгать ясады.

Хәмдүнә апа Башкортстанда туып шунда музыка көллияте тәмамлагач, 1976 елда Татар дәүләт филармониясендә солистка булып үзенең иҗат юлын башлап җибәрә. Габдулла Рахимкулов, Илһам Шакиров кебек остазлары аның тырышлыгын һәм талантын күреп алалар.

Хәмдүнә апа белән сөйләшкәндә: “Иң зур байлыгым ул – минем тамашачым, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз”, – дигән иде. Бу хактан да аның йөрәктән чыккан сүзләре. 10 сентябрь көнне Илһам ага Шакировның туган авылында җырчыбыз истәлегенә бюст ачтык. Килгән кунаклар арасында Хәмдүнә апа да бар иде, ул чын күңелдән остазы Илһам абыйга рәхмәтләрен җиткерде, кунакларга үзенең җырын да башкарды. Менә бу безнең соңгы очрашу булган.

Быел февраль айларында без Хәмдүнә Тимергалиева белән Россия регионнарында  милләттәшләр белән очрашуларда да йөрдек.  Күпчелек татар оешмасы җитәкчеләре: “Мөмкин булса, Хәмдүнә апа килсен иде”, –  дип сорыйлар иде. Сәхнәгә чыгу белән аны тамашачы торып басып, куллар чабып каршы алды. Һәрбер җырын йөрәгеннән чыгарып тамашачыга багышлый иде ул.

Хәмдүнә апа сәхнәдә үзенең лаеклы урынын, тамашачысын  тапкан шәхес. 1991 елда ул Татарстанның халык артисты исеменә лаек булды. Соңгы көннәргә кадәр Хәмдүнә Тимергалиева татар халкына, татар кешесенә җыр аша туган телебезне, гореф-гадәтләрне, мәхәббәтен җиткерде. Аны без Татарстанда яшәгәндә аңлап бетермибездер, әмма чит өлкәләргә барганда андагы һәрбер татар кешесе Хәмдүнә апаны тыңлаганда  шатлык һәм сагыш яшьләрен тыя алмыйча, горурлык хисләрен кичерә.

Өстәп шуны да әйтәсем килә, Хәмдүнә апа күп әйберләрне туры итеп әйтеп бирә ала торган кеше иде. Ул курыкмады, ул әйтә белде. Кайгы-сагышларын җыр аша да җиткерә белде.

Урыныгыз җәннәттә, каберегез нурлы, киң булсын. Сез безнең йөрәкләрдә мәңгелек урын табырсыз, тыныч йоклагыз”, – дип тәмамлады үз чыгышын Милли шура рәисе.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*