enrutat
Баш бит / Васил Шәйхразыев: «Иң мөһиме – күңелеңдәге эчке омтылыш һәм батырлык»
Васил Шәйхразыев: «Иң мөһиме  – күңелеңдәге эчке омтылыш һәм батырлык»

Васил Шәйхразыев: «Иң мөһиме – күңелеңдәге эчке омтылыш һәм батырлык»

Җәй милли тормышта өметле вакыйгалар белән истә калды. «Ватаным Татарстан» газетасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» дип аталган мәкаләсе басылып чыкты. Әлеге мәкалә зур сәяси вакыйга буларак кабул ителде. Татарстан Президенты каршында Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе төзелде. Август ахырында исә Казанда Милләт җыены узачак. Җыен алдыннан «ВТ» хәбәрчесе республиканың Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән сөйләште.  

– Васил Гаязович, әңгәмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәкаләсеннән бер өзек белән башлыйк әле. «Соңгы вакытта «дошман»ны күбрәк читтән эзләү гадәткә керде – глобальләшү, интернет, массакүләм культура, хокукый чикләүләр һәм башкалар. Сүз дә юк, тирә-якта хәвеф-хәтәр җитәрлек. Ә үз күңелеңдә ничек сакларга милли хисләрне? Бу көн саен кылынырга тиешле эчке батырлыкка әйләнеп бара түгелме? Кылыргамы-юкмы – һәркем үзе хәл итә», – дип яза Президент. Сезнеңчә, эчке батырлыкка ничек килергә? Милли үзаңны формалаштыру ничек башкарылырга тиеш?

– Барыбызның да күңелендә йөрткән сорауларга Татарстан Президенты үзенең «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәчккә ышаныч» мәкаләсендә җавап бирде. Әлеге мәкалә Рөстәм Нургалиевичның йөрәгеннән алып язылган, ул Президент буларак та, татар кешесе буларак та монда үз фикерен җиткергән.  Ул бик тирән мәгънәле һәм дөньяга сибелгән 8 миллионнан артык татар өчен горурлык, ышаныч хисләрен ныгыткан кадерле язма. Татарстан Президентын халкыбыз бөтен татарларның Президенты итеп кабул итә. Төрле кыйтга, төрле ил, төрле төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләребез бу мәкаләгә карата үз фикерләрен безнең татар конгрессына җиткерәләр һәм аларда Татарстан Президентына рәхмәт һәм ышаныч ассызыклана. Чөнки анда безнең үткәнебез дә, бүгенгебез дә чагыла, ә иң мөһиме,  киләчәккә өмет ярылып ята. Татар милләт булып сакланып калсын өчен без һәркөнне үзебез гомер буе тырышырга, эчке батырлык кылырга  тиеш дип саныйм мин. Башта бала буларак, аннары җитешкән егет яки кыз буларак, гаилә коргач – гаилә башлыгы яки аның учагын саклаучы әни кеше, аннары әби яки бабай буларак. Кияүгә чыгып фамилия алганда, бала табып исем кушканда, кайда яшәвеңне хәл иткәндә, балаң белән сөйләшкәндә – кыскасы, тормышның һәр мизгелендә эчке батырлык ул – синең көндәлек эшең. Ул —  үз Ватаныңны, үз халкыңны, үз телеңне,  үз динеңне ярату. Дәүләт безгә ярдәм итмәде, күршеләрем шундый булды, авыл бетте инде, мин чит җирдә яшим, дип  читтән дошманнар эзләргә дә була, зарланырга да, әлбәттә. Тик күп очракта милли үзаң ул – кешенең үзеннән һәм гаиләдән тора. Безнең татар гаиләсендә борын-борыннан балаларда милли йола, гореф-гадәтләрне, эш тәртибе, кешеләргә карата ихтирам һәм хөрмәтне әби-бабай тәрбияләгән, чөнки әти-әни эштә булган.  Бала үзенең гаиләсендә милли рух дигән әйберне тоеп үскән, бу хәзер дә шулай.  Гаилә ул җәмгыятьнең нигезе. Президентыбызның мәкаләсендә дә гаиләгә нык басым ясала, аның ил өчен, милләт өчен таяныч икән күрсәтелә.

– 1990 нчы еллар вакыйгаларыннан соң милли үзаң үсте. Татар булуыбыз белән горурлану барлыкка килде. Бүгенге чорда милли үзаңны ничек бәялисез?

– Горурлык һәрвакыт булды, тик төрле чорда төрлечә. Бүген дә ул шактый югары. Президент мәкаләсендә бер әйбергә игътибар итәргә кирәк: һәр җөмләдә диярлек «татар» дип әйтелсә дә, андагы фикерләр һәр милләткә кагыла. Татар бервакытта да үзе, үз милләте турында гына кайгыртмады, ул ил турында кайгыртты, бүтән милләтләр турында кайгырта белде. Кая гына барсак та, безгә һәрвакыт, сез үз үрнәгегездә башкаларны да тәбриялисез, диләр. Һәр җирдә горурланырлык эшләребез дә, шәхесләребез дә күп безнең.

– Шулай да соңгы берничә елда Россиядә руслардан кала башка милләтләргә кагылышлы вакыйгалар халыкның хакимияткә ышанычын киметте, дип уйламыйсызмы?

– Минемчә, юк. Бездә бу уңайдан хөкүмәт  тарафыннан яхшы шартлар тудырылган. Балалар бакчалары, мәктәпләр дисеңме, китаплар, телевизион тапшырулар, татар газета-журналлары – барысы да бар. Бу эшләр Татарстан чикләрендә генә калмый, татарлар белән Россия күләмендә, чит илләрдәге татар оешмалары белән дә  күләмле эш алып барыла. Әйе, соңгы елларда мәктәпләр буенча хәл катлауланды, административ юл белән хәл итә алмаслык сораулар килеп туды. Без тыкшынсак, гауга килеп чыгарга мөмкин. Менә монда инде милли үзаң, эчке батырлык ярдәмгә килергә тиеш. Без исә башка юлын таптык: беренче Президентыбыз, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә күптелле мәктәпләр комплексы төзи башладык. Берничә тел өйрәтә торган, заманча мәктәпләр ул. Бу бик зур адым булды. Комплексның исеме дә – «Адымнар». Бу бит – алга таба зур адым, зур өмет.

Татарстан Президентының әлеге мәкаләсе безнең нәкъ менә дөрес юлдан атлавыбызны исбатлый. Шунысын да әйтергә кирәк, анда Бөтендөнья татар конгрессының да эшчәнлегенә, аның дөньяга сибелгән милләттәшләребез белән багланышларына  уңай яктан бәя бирелә. Без татарлар, гасырлар дәвамында юл узып, башка милләтләр арасына кереп юкка чыкмаганбыз. Без бар. Без яшибез. Безнең данлы һәм шанлы узган юлыбыз, киләчәгебез бар. Без тел, дин, моң аша үзебезнең үзенчәлегебезне саклап килдек. Безнең максат — булганны югалтмыйча, аны тулыландырып, яңартып киләчәккә тапшыру. Шуны күз алдында тотып Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ике ел элек Бөтендөнья татар конгрессына “Татар халкының үсеш стратегиясе”н әзерләргә кушты. Нәкъ менә Үсеш стратегиясе! Ул безгә сакланып калу өчен генә түгел, алга бару өчен кирәк. Без, берничә юнәлештә комиссия төзеп, алар белән фикерләшеп, стратегиянең эскизын булдырып,  бөтен ил буенча йөреп, милләттәшләребезнең фикерләрен җыйдык. Бу, бер караганда,  зур батырлык та булды. Чөнки меңләгән кеше белән күзгә-күз карап сөйләшү бик җиңел түгел ул. Без болай да әйбәт яшибез,  бөтен нәрсәне үзебез беләбез, сез нәрсә эшләп йөрисез монда, диючеләр дә булды. Йөри-аралаша торгач, без күп теләкләрнең матди форматта икәнлеген ачыкладык. Шул идея-фикерләрне анализлап, финанс мөмкинлекләрен карап, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасына керттек.

Стратегия  әлеге кабул ителмәсә дә, без инде төп эшләрне эшли башладык. Монда сүз кемгәдер адреслы матди ярдәм турында бармый. Биредә сүз – тел, мәдәният, мәгариф һәм милләткә кагылышлы башка зур проектлар турында. Бу – безнең өчен бик зур казаныш һәм өмет. Әлбәттә, без анда акча гына арттырмадык, программаны, тәкъдимнәрне кертеп  яңадан яздык.

Менә өченче ел инде без Россия Федерациясенең 7 федераль округында булып, шул җирлектә яшәүче татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашабыз. Бу үзенә күрә аралашу һәм ел дәвамында башкарган эшләргә хисап һәм киләчәккә юнәлеш тә билгеләү. Бу очрашуларда безнең өлкә губернаторлары, аларның урынбасарлары да катнаша. Без бу очрашуларда биредә яшәүче милләттәшләребезнең дәрәҗәсен һәм активлыгын күрәбез. Бу бик зур әһәмияткә ия. Һәрбер татар кешесе, һәр татар гаиләсе өчен мөһим ул очрашулар.

Бер очрашуда мин килгән кешеләргә татарча җырларга тәкъдим иттем. Телне җыр аша өйрәнү җиңелрәк. Очрашуларга җыелган татарлар бергәләп халкыбыз җырларын җырлап, онытканнар телне яңартып, моңланып та, горурланып та утырды. Җыр дигәннән, тагын бер яңалыгыбыз бар. 2021 елның 15 февралендә – мәшһүр җырчыбызның туган көнендә без җыр өлкәсендә Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясен бирә башлаячакбыз. Барлыгы өч премия каралган: икесе –  профессиональ җырчыларга, берсе – һәвәскәр җырчыга.

— Васил Гаязович тагын бер борчый торган әйбер —  паркларда җырларның татарча яңгырамавы,  әлмә такталарның ике телдә булмавы, булса да хаталы булуы. 2017 елда сез дә бу проблемага игътибар иттегез. Аяныч, көлке хәлләр булмасын өчен аңа ничек игътибар бирергә? Бу юнәлештә эш барамы?

— Безнең хөкүмәттә моның буенча эшли торган комиссия бар. Аның җитәкчесе — Премьер-министр, урынбасары буларак мин эшче төркемне алып барам. Без ай саен Татарстанда дәүләт телләре буенча законның үтәлешләрен карау буенча комиссиянең утырышларын үткәрәбез. Әйтәсем килә, соңгы ике ел эчендә уңай якка таба шактый үзгәрешләр булды. Хаталы язулар күрсәк, аларга шелтә белдерелә, төзәтергә вакыт бирелә. Игътибар итсәгез, хәзер урам исемнәре, елга, сулыклар исемнәре, биналардагы элмә такталар да татарча да матур һәм дөрес итеп языла. Министрлыклр тарафыннан ул эш әйбәт алып барыла. Реклама элмә такталар белән эшне җайлыйсы бар. Реклама бирүчеләр милләтпәрвәрлек ягыннар түгел, табыш китерү ягыннан карыйлар. Киләчәктә алар белән дә аңлашып бетәрбез. Тәрҗемәчеләргә дә кытлык бар. Фәннәр академиясен бу юнәлештә иң зур оператор итеп билгеләдек, тәрҗемә буенча кемгә ярдәм кирәк, андагы белгечләргә мөрәҗәгать итә алалар.

– Башкортстанда миллионнан артык милләттәшебез яши. Алар белән ничек эш алып барасыз?

— Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы карары нигезендә без Башкортстанда үзебезнең вәкиллекне булдырдык. Анда берничә кеше эшли. Җитәкчеләре акыллы, төпле егет Альфред Дәүләтшин. Аны хакимияттә дә беләләр, милләттәшләребез дә хөрмәт итә. Без да аңа зур өметләр баглыйбыз. Иң мөһиме — хата ясамаска. Ккиләсе елда халык санын алу узачак.  Безнең максатыбыз — һәрбез татар гаиләсенә үтеп кереп, горурланырлык татар халкының бер баласы итеп яздыру. Бүгенге көндә без сан ягыннан икенче урында. Киләсе җан исәп алудан соң да шул югарылыкта калу мөһим.

– Әле аңа кадәр татар дөньясында тагын бер вакыйга көтелә. Август ахырында Казанда Милләт җыены узачак. Бу нинди чара булачак?

– Без аны ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан бөтендөнья татарларын җыеп уздырырбыз дип уйлаган идек. Әмма дөньядагы вәзгыять аркасында планнарны үзгәртергә туры килде. Җыенга Россия төбәкләреннән милләттәшләребез киләчәк. Чит илләр онлайн кушылачак. 29 август көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Президенты катнашында җыенның пленар утырышы узачак. 30 август көнне исә кунаклар Республика көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашачак.

– Соңгы арада татарлык турында сүз чыкса, «үзеңнән башлау» дигән фикер еш ишетелә башлады. Сезнең үзегезнең гаиләдә әлеге эш ничек куелган, Васил Гаязович?

– Нәкъ шулай куелган! Без татарлар. Минем ата-бабаларым да татарча сөйләшкән, балаларым да татарча сөйләшә.  Киләчәктә дә шулай булыр.  Безнең бөек тарихыбыз, шәхесләребез бар, ә өметебез – бүгенге буыннарда. Без аларның һәрберсенә барып җитеп, теләсә нинди чаралар аша, шушы омтылышны бирергә тиеш. Татарча сөйләшәме, дин тотамы – анысы икенче мәсьәлә, әмма һәр татар кешесе белсен иде: без бер бөртек кенә түгел, без күп! Ярдәм итүче һәрвакыт булачак. Иң мөһиме  – күңелеңдәге эчке омтылыш һәм батырлык.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*