tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты
Васил Шәйхразыев Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

Васил Шәйхразыев Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазында катнашты

2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алды. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2020 елда Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килде.

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Корбан гаете уңаеннан бәйрәм вәгазе һәм намазында катнашты.

Әлеге чара Болгарда урнашкан Ак мәчеттә узды.

 

  • Ак мәчет хәзерге Болгарның архитектура энҗесе булып тора. Комплекс составына мөселманнарның дини лидерлары резиденциясе, мәдрәсә һәм мәчет бинасы керә. Мәчет барлык дини йолаларны уздыру өчен каралган һәм тиешле шартлар белән тәэмин ителгән. Ак мәчет республиканың мөһим гыйбадәт биналарының берсе: биредә телевидение аша трансляцияләнгән бәйрәм намазлары үткәрелә, дини тематика буенча конференцияләр уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*