tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары белән очрашты
Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Васил Шәйхразыев Кострома өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев бүген эш визиты белән Костромага килде. Беренче эш итеп, ул Кострома өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Алексей Афанасьев белән очрашты.

Милли шура рәисе Алексей Афанасьевка очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул Костромада якынча 2000 татар яши дип билгеләп үтте. Һәр татарның безнең өчен бик мөһим булуын ассызыклады.

Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, БТК Милли шурасы булдырылу тарихы, Россиянең федераль округларында уздырылган милләттәшләр белән очрашулар турында сөйләде. Ул искәртеп узганча, һәр эшлекле сәфәр төбәк җитәкчелеге белән очрашудан башлана, аларда җирле татарларның проблемалары хәл ителә һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлек турында мөһим карарлар кабул ителә.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, ел башыннан ул Бурятиядә, Нижневартовскида, Находкада, Прокопьевскида, Кемеровода булырга өлгерде инде.

Алексей Афанасьев ике төбәкнең хезмәттәшлеге турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Кострома зәркән эшләнмәләре җитештерүче булып тора. Аның сүзләренә караганда, Кострома белән Татарстан арасында тыгыз элемтәләр җайланган.

Губернаторның беренче урынбасары шулай ук Кострома тарихы турында сөйләде. Кострома һәм Татарстан тарихы тыгыз бәйләнгән, дип билгеләп үтте.

Шулай ук рәсми очрашуда катнашкан «Алмаз-Холдинг» сәүдә маркасына нигез салучы, Кострома өлкә Думасының V һәм VI чакырылыш депутаты Флун Гомәров Кострома өлкәсе Губернаторы урынбасарына һәм Губернаторына һәрьяклы ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Мәчетне төзүдә күрсәтелгән булышлык өчен аерым рәхмәт белдерде. Имам-хатыйб Ришат хәзрәт Сәйдәшев шулай ук ярдәм күрсәткәне өчен хакимияткә рәхмәт әйтте.

Безнең ватандашларыбызга ярдәм күрсәтүегез өчен бездән  Бик зур рәхмәт! – диде Васил Шәйхразыев та.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*