tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгы белән котлый
Россия. Казань. 04.12.2017 - Интервью  (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) заместитель Премьер-министра Республики Татарстан Шайхразиев, Василь Гаязович
Россия. Казань. 04.12.2017 - Интервью (фото: Ильнар Тухбатов/ ИА Татар-Информ) заместитель Премьер-министра Республики Татарстан Шайхразиев, Василь Гаязович

Васил Шәйхразыев ТАССРның 100 еллыгы белән котлый

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле татарстанлылар!

Нәкъ йөз ел элек Татар автономияле совет социалистик республикасы төзелә. Инде менә бер гасыр буе бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен Татарстан рухи ватанга әйләнде. Республикабыз тарихында төрле чорлар, төрле җитәкчеләр булган, аларның һәркайсы турында озын-озак итеп сөйләп була, аларның һәркайсы игътибарга лаеклы шәхесләр. Бүгенге көндә Татарстаныбызның үз йөзе, ныклы икътисады, күпмилләтле халкы, талантлы кыз-уллары бар. Республикабыз Россия һәм дөньякүләм җиңүләре, үрнәк булырдай югары күрсәткечләре белән чын мәгънәсендә горурлана ала.

Кадерле милләттәшләр, республикабыз халкы, Сезне барыгызны да ТАССРның бер гасырлык юбилее белән тәбрик итәм. Татарстаныбыз киләчәктә дә милләттәшләребезне берләштереп торучы, бергә җыючы үзәк булып калсын.

Республикабыз тагын да югары үрләргә күтәрелсен, гөрләп чәчәк атсын! Бәйрәм белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*