tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Уфада татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Васил Шәйхразыев Уфада татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Уфада татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.  Ул очрашуга җыелучыларны сәламләп, агымдагы елның зур даталарга, мөһим вакыйгаларга ия булуын билгеләде. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы зур әһәмияткә ия булуына басым ясады. 19 февральдә, Ф. Кәрим һәлак булган көнендә, Калининградта аның каберенә чәчәкләр салыначагын әйтте. Шулай ук Җиңү белән бәйле башка чараларны да атап үтте.

ТАССРның 100 еллыгы аеруча зур вакыйга булуын ассызыклады Васил Шәйхразыев. Моның белән бәйле рәвештә бик күп чаралар узачагын, аларга инде 19 декабрьдә старт бирелүен әйтте. Ул Бөтендөнья татар конгрессының чаралары да 100 еллыкка багышланачагын билгеләде. Алар арасында Авыл эшмәкәрләре форумы,  Татар дин әһелләре форумы, Сабантуйлар һ.б.

Округларда ТАССРның 100 еллыгы байрагы йөртеләчәген дә әйтте Милли шура рәисе. Һәр өлкәнең, республиканың тамгалары да куелачак.

Октябрьдә исә Халык санын алу көтелә. Ул Татарстан Президенты әйткән сүзләрне искә төшерде: Безгә кешенеке кирәк түгел. Ләкин һәрбер татар саналырга тиеш.

Безнең өчен бик мөһим вакыт – октябрь – җан санын алу, халык санын алу. Рәсәй күләмендә 5,3 миллион татар – Татарстанда 2 миллионнан артыгы, Башкортстанда – 1 миллионнан артыгы. Идел федераль округында 4 миллион татар яшибез, калганнары Рәсәй буенча. Халык санын алуда без бергәләп эшлиячәкбез, – диде Васил Шәйхразыев.

Шулай ук Васил Шәйхразыев башкорт оешмалары белән дә элемтәләр булдыруга зур көч куелуын белдерде. Ике көн элек Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстанның “Башкорт корылтае” башкорт милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашу уздырылуын әйтте. Хезмәттәшлек дәвам итәчәген билгеләде.

Шулай ук Васил Шәйхразыев буыннар алмашы булырга тиешлеген ассызыклады. Яшьләргә үсәргә мөмкинлек бирелергә тиешлеген әйтте. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле итеп Альфред  Дәүләтшинны билгеләү дә шушы максаттан эшләнүен билгеләде ул.

Очрашуга җыелган Башкортстан татарларының да фикер-тәкъдимнәре күп булды. Әйтик, Р.Гатауллин, үзебезнең геройларыбызны белмәүгә сыкранды. Гаврилов, Даян Мурзин, генерал Шәйморатов һ.б. – аларны таныту өстендә күбрәк эш алып барырга кирәк, диде ул.

Хәсән Идиятуллин  өстәп, Гази Заһитов исемен дә атады.

– Ул Рейхстагка байрак кадаган кеше. Без Олы Теләктә узган 4 Сабантуйда да аның истәлегенә ат чабышлары үткәрдек. Быел 20 июньдә дә V Башкортстан татарлары конгрессы Сабан туе узачак. Төп приз аның истәлегенә булырга тиеш, – диде Х.Идиятуллин.

Халык санын алганда махсус штаб оештыру фикере дә яңгырады. Васил Шәйхразыев Халык санын алу җитди контрольгә алыначагын әйтте. Барлык мөрәҗәгатьләр дә каралачак, дип белдерде ул.

“Рәйхан” клубын җитәкләгән Халисә Мөхәммәдиева күп кенә мәсьәләләрнең финанска кайтып калуын әйтте. Чаралар уздырганда, алар үз акчаларына таянып кына эш итәргә мәҗбүр. Ул клубларны финанслау мәсьәләсен карарга сорады.

Халисә Мөхәммәдиева Бүздәк районының Килем татар тарихи-мәдәни үзәге ябылуын әйтте. Аны яңадан ачу юлын табарга кирәклеген искәртте. Геройларны таныту өчен фильмнар төшерергә акча юклыгын да  җиткерде.

Васил Шәйхразыев барлык тәкъдимнәрнең дә урынлы булуын әйтте. Чөнки Конгрессның кайбер мәсьәләләрне хәл итүдә мөмкинлеге күбрәк. Эшли алмый торган эшләр юк. Әмма Башкортстан татарлары, берерче чиратта, үзләре бердәм булып, бу проблемаларны күтәреп чыгарга тиеш, диде ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*