tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә 100нче гармунны тапшырды
Васил Шәйхразыев “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә 100нче гармунны тапшырды

Васил Шәйхразыев “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә 100нче гармунны тапшырды

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында “Уйнагыз, гармуннар!” дип аталган ХХХV Республика халык иҗаты бәйрәме гөрләп узды. Чара ТР Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне үстерү республика үзәге тарафыннан оештырылды.

Бәйрәм ачылышы Г. Камал исемендәге ТДАТ каршындагы мәйданда башланып китте. Соңыннан Татарстанның 43 районыннан килгән 100дән артык гармунчылардан торган төркем Казан кирмәненә таба юл тотты. Биредә, 1нче Май мәйданында, республиканың фольклор җыр һәм бию ансамбльләре һәм Бөтендөнья Татар конгрессы оештырган “Милләт җыены”на килүчеләр катнашында чараның рәсми өлеше дә узды.

Җыелган кунакларны һәм гармунчыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламләп бәйрәм белән котлады. Шулай ук ул Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән яшь гармунчыларга бүләк итеп бирелә торган 100 гармунның символик 100нче данәсен яшь талантларга тапшырды.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*