tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Яңа Чабаксар шәһәрендә Җәмигъ мәчетендәге ремонт эшләре барышын карады
Васил Шәйхразыев Яңа Чабаксар шәһәрендә Җәмигъ мәчетендәге ремонт эшләре барышын карады

Васил Шәйхразыев Яңа Чабаксар шәһәрендә Җәмигъ мәчетендәге ремонт эшләре барышын карады

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 17 нче гыйнварда Чувашиянең Яңа Чабаксар шәһәрендә эшлекле визит белән булды. Сәфәр барышында ул биредәге хакимият башлыгы Ольга Чепрасова белән берлектә, Җәмигъ мәчетендәге эшләр белән танышты.

Гыйбадәт йортында ремонт инде төгәлләнеп килә. Хәзер административ- хуҗалык бинасында уңайлыклар тудырыла. Мәчеттә төп залга куелган гаҗәеп матур люста һәм идәннәргә җәелгән келәмнәр, бирегә намазга йөрүче мөселманнарны бик сөендерде.

Төзекләндерү эшләре белән Васил Шәйхразыевны Яңа Чабаксар мөселманнары мәхәлләсе рәисе Минкадыйр Рәҗәпов таныштырды. Ул мәчет территориясен тәртипкә китерү буенча башкарылачак эшләр хакында да сөйләде. Яңа Чабакчар шәһәре хакимияте башлыгы Ольга Чепрасова Милли шура рәисен мәчет төзелешен алып баруда мөселманнарга ярдәм иткән өчен зур рәхмәтен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, биредә мәчет 2012 нче елда сафка бастырыла башлады. Хәзер эшләр төгәлләнеп килә. Бина 250 кв. м мәйданны били, берьюлы 150 мөселман гыйбадәт кыла алачак.

Гелия Гинатуллина

Чувашия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*