tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Зур Исаково бистәсендәге «ИХСАН» мөселман үзәгендә булды
Васил Шәйхразыев Зур Исаково бистәсендәге «ИХСАН» мөселман үзәгендә булды

Васил Шәйхразыев Зур Исаково бистәсендәге «ИХСАН» мөселман үзәгендә булды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Калининград өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Зур Исаково бистәсендә урнашкан «ИХСАН» мөселман иҗтимагый үзәгендә булды. Мәчет Калининград өлкәсе мөселманнары тарафыннан 2006 елда төзелгән.

Мөселман үзәге территориясен карагач, Васил Шәйхразиев татар телен, милли гореф-гадәтләрен, динебезне саклау безнең өчен иң мөһим бурыч, дип билгеләп үтте. “Безнең шундый мәчетләребез бар, алар буш торса, гөнаһ булыр иде”, – диде Васил Шәйхразыев.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград өлкәсенең татар аксакаллары шурасы рәисе Хәким Биктиев мәчет буш тормый, җомга намазлары вакытында мәчет туп-тулы, дип билгеләп үтте. Мәчет 250-300 кешене сыйдыра. Иман йортында исем кушу йолалары, никахлар үткәрелә, Рамазан аенда ифтарлар оештырыла, – дип сөйләде мәчет имамы Хәлил хәзрәт.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*