tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсенә эшлекле сәфәре дәвам итә
Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсенә эшлекле сәфәре дәвам итә

Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсенә эшлекле сәфәре дәвам итә

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Оренбург өлкәсенә визиты Татар Каргалысы авылында дәвам итә. Биредә ул авылның җирле үзидарә башлыгы Тәлгать Хәсәнов белән очрашачак. Татар Каргалысының борынгы гыйбадәт йорты – Кушманаралы мәчетенә дә барыр дип планлаштырыла. Милли Шура рәисенең көн тәртибендә авылның яшь буыны белән танышу да каралган. Васил Шәйхразыев Татар Каргалысы балалар бакчасына һәм мәктәбенә дә киләчәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 24-26 нчы февраль көннәрендә Оренбург өлкәсендә очрашулар уздыра.

Белешмә өчен: Каргалы – Россиядә танылган татар авылларының берсе. Аны Сәгыйт бистәсе, Оренбург Каргалысы исемнәре белән дә беләләр. Ул – күп кенә мөселман мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрләр, дин әһелләрен биргән төбәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*