tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватанны саклаучылар көне белән!
Ватанны саклаучылар көне белән!

Ватанны саклаучылар көне белән!

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле дуслар!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм.

23 февраль ул – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме. Быел әлеге бәйрәм халкыбыз өчен икеләтә мөһим, чөнки агымдагы елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын каршылый. Ватанны саклаучылар дигәндә, без бөек Җиңү өчен көрәшкән куркусыз сугышчыларыбызны, илебез иминлеге өчен хезмәт иткән һәм хезмәт итүче хәрбиләрне, батыр ул-кызларыбызны күз уңында тотабыз. Тарихыбызның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде. Һәр кеше илебез иминлеге, милләтебез үсеше өчен үз өлешен кертә, Ватан алдында изге бурычын үти. Шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме.

Кадерле дуслар, илебез ишекләрен сугыш афәтләре какмасын, күгебез һәрвакыт имин булсын. Барыгызга да саулык-сәламәтлек һәм уңышлар телим.

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*