tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ватаныбыз патриотларын тәрбиялибез
Ватаныбыз патриотларын тәрбиялибез

Ватаныбыз патриотларын тәрбиялибез

Ватанпәрвәрлек, батырлык, ватаныбызга тугрылыклы хезмәт итү гомер-гомергә Россия халкының югалмас кыйммәтләре булды һәм хәзер дә шулай. Җәмгыятебез Ватан иреген һәм бәйсезлеген яклаган каһарманнарның батырлыкларын онытмый, гражданнарыбызның тынычлыгын саклаучыларга карата ихтирам-лы мөнәсәбәттә тора; мәктәптә бу сыйфатларны киләчәк буынны тәрбияләгәндә булдырырга тырышабыз. Кадошкино районы Латышовка гомуми урта мәктәбендә уку елы башы белән ук Бөек Җиңүнең 70-еллыгын лаеклы каршу алу максаты белән төрле чаралар үткәрәбез. Февраль – патриотик ай. Ватан сакчыларына багышлап һәрбер сыйныфта класс сәгатьләре үтте, сугыш һәм тыл ветераннарын чакырып кичәләр үтә,   чаңгы десанты да шул ук бәйрәмгә багышланды, рәсемнәр конкурсы һәм башка төрле очрашулар булды. Авылыбыз яшьләре Кадошкино районында оештырылган болейбол ярышларында 1 урын яуладылар. Бу һәм башка чаралар – барысы да Җиңүнең 70-еллыгына атап үткәрелде.

Ел саен 23 февральдә илебездә Ватан сакчылары көнен үткәрәбез. Ике бәйрәмгә багышлап 20 февраль көнне Латышовка урта мәктәбендә совет чырыннан яшәп килгән “Смотр песни и строя» ярышы бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрелеп үтте. Укучыларыбыз да зур җаваплылык белән әзерләнгәннәр. Башлангыч сыйныф укытучыларыбыз ярдәме белән 3-4ләр музыкаль номерлар әзерләделәр. 5-11ләр дә актив иделәр. ОБЖ  предметы укытучысы Ильдан Шамиль улы Байчурин, физкультура укытучылары Рауза Фәрит  кызы Байчурина һәм Наджия Фарит кызы Вяльшина, шулай ук класс җитәкчеләре катнашы белән югары әзерлекле мероприятие үтте. Бәйрәмдә тыл хезмәткәре Донской Тахир абзи килгән иде, ә сугыш ветераныбыз, кызганычка каршы,  Емагулов Шәмил абый бераз авырган, аңа сәламәтлек телибез. Тагы авылыбыз администрациясе җитәкчесе Рима Әмин кызы Арюкова, район администрациясеннән Ольга Владимировна Тамбовцева һәм мәгариф бүлеге хезмәткәре Татьяна Владимировна Горшкова, районыбыз мәктәп директорлары һәм укучыларыбызның әти-әниләре катнашты.

Дәһшәтле сугыш елларында Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары батырлыклары белән горурланабыз һәм илебезне саклаучыларның яңа буынының Россия армиясе һәм флоты традицияләренә тугрылыклы булып калуын телибез. Киләчәк буын үзләренең ата-бабалары эшен лаеклы төстә дәвам иттерер һәм ватаныбызга фидакарь хезмәт итәр дип ышанабыз.

Светлана Поташова,
«Юлдаш–Спутник» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*