tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Велосипед белән Сочига!
Велосипед белән Сочига!

Велосипед белән Сочига!

Якташыбыз, Киров өлкәсендә яшәүче Марат Корбанов иптәшләре белән Сочига хәтле велосипед белән барырга ниятли. Егетләр Сочига хәтле булган велосәяхәтне Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлый. Әлегә көн дә тренировка арты тренировкалар. Күптән түгел алар, велосипедларга утырып, Казанга барып кайтты. Барысын җыеп санаганда бер ай эчендә 2380 километр юл үтелгән инде.

Чиләбе – спорт шәһәре
– Сочига хәтле юл да чама белән шуның хәтле булачак, – диде ул. Очрашуга Марат, әлбәттә, велосипедына утырып килде. Корбанов белән без күптәнге танышлар, Кызыл Алан бистәсендә туып-үскән егет. Иң беренче чиратта ул минем өчен кечкенәдән әнисе урынына калган әбисе Миннебану ханым Нурмөхәммәтованы кадерләп олылаучы егет. Әбисе тәрбиясендә үскән Маратны туган бистәсендә депутат чагын да беләләр. Ул Нократ Аланы мәчетендә дини белем дә алды, Казанга барып белгәннәрен киңәйтеп тә җибәрде. Һәрвакыт тормыш уртасында кайный торган Марат соңгы елларда күз угыннан югалган иде, читкә киткән булган икән. Берничә шәһәрдә яшәп карап, Чиләбедә төпләнгән. Әбисе авырып китү сәбәпле, быел кире кайтырга мәҗбүр булган.
Марат, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрүче буларак, соңгы вакытта спорт белән нык дуслашкан. Хәзер аның яшәү кагыйдәләре асылына тән һәм җан өчен зарарлы булганнардан читләшү салынган.
– Чиләбе шундый шәһәр, анда бөтен кеше спорт белән шөгыльләнә икән дип уйларсың. Атна саен марафон яки ярыммарафон буенча ярышлар булып тора. Таяклар тотып скандинав йөрешенә чыккан кешеләрне ел әйләнә күрәсең. Шәһәр районнарын бер-берсенә тоташкан парклар берләштерә. Бу бик уңай. Иртән торгач, үзем яши торган җирдәге паркка йөгерергә чыгып китәм дә, шул тоташкан парклар аша йөгереп, әйләнеп кайтканчы сәгатьтән артык вакыт китә, – диде ул, аның көн тәртибе белән кызыксынгач. Сочи хәтле Сочига велосипедта барырга җыенгач, әлбәттә, физик яктан бик чыдам булу мөһим.
– Үземне тикшерү өчен ерак юлга чыкканым булды инде. Чиләбедән Екатеринбургка бардым. Екатеринбургка хәтле 180 километр, ун сәгатьтә барып җиттем, кире тагын 180 кайттым. Ерак юлда булганда ашыкмыйча гына бару кирәк, һәр 50 километр саен туктап хәл алырга.

Казан сынады
Казанга Марат Нократ Аланында яшәүче Василий Малов белән 17 июньдә чыгып китә. Василий төбәктә “Sprint” яшьләр спорт хәрәкәте оештырып җибәргән егет, сәламәт яшәү рәвешенә бәйле башка фестивальләр дә оештырган иде. Юлда Кукмарадан спорт мастеры Раниф Сабирҗанов кушыла. Казан юлы машина белән барганда да ыгы-зыгылы, бер-бер артлы зур-зур фуралар үткәндә җилләр уйнап кала.
– Без шуңа күрә иртәнге өчтә үк кузгалдык, ул вакытта әллә ни хәрәкәт булмый. Кире кайтканда да төнгә каршы чыктык, велосипед белән юлга чыкканда трасса бушрак вакытны сайларга тырышам, – дип аңлатты Марат.
Василий белән алар очраклы рәвештә танышалар, уртак телне тиз табалар һәм Марат велосипед педален әйләндереп Сочига хәтле барырга өнди. Менә шуннан китә инде көн дә диярлек тренировкалар. Казан ерак юл алдыннан көч сынап карау.
– Безнең максат коры барып-кайту гына түгел иде, берничә көнгә тукталдык. Казанда дуслар каршы алды, хәтта Самарадан да килгәннәр иде. Татарстан башкаласы гаҗәеп матур шәһәр, тагын да шул велосипедларыбызга утырып без аның буенча сәяхәт кылдык, иң гүзәл җирләрендә булдык. Бу тагын көн дә иллеләп чакрым юл йөрдек дигән сүз. Сочига барганда да юл уңаенда булган төрле шәһәрләрдә туктап берничә көн ял итәчәкбез. Маршрут инде төзелгән, безне кемнәр каршы алачак, алар белән хәбәрләшкән. Сочида без сәламәт яшәү рәвеше, спорт белән шөгыльләнүчеләр җыелышкан лагерьда булачакбыз. Алар үз тәҗрибәсе, без үзебезнеке белән бүлешәчәкбез, сөйләшер өчен уртак темалар табылыр дим. Алга таба юл Кара диңгез буенда урнашкан шәһәрләргә. Кайтырга поезд белән чыгачакбыз.
Сочига юл алганда аларга якын дусты, Чита шәһәре имамы Илъяс Кадыйров та кушылачак. Илъяс Нократ Аланы мәдрәсәсендә укыган егет.

Ак юл!
Маратның максат һәм нияте –хәрәкәттә бәрәкәт дигәнгә таянып, тормышны сәламәт яшәү рәвешенә көйләү һәм башкаларны да шуңа өндәү. Маратка һәм иптәшләренә ярдәмгә килергә үзләре кебекләр һәрвакыт әзер.
– Ярдәм иткән иганәчеләргә чиксез рәхмәтлебез: Ринат Шаһимәрдәнов (Golden Island, Казан), Михаил Лепехин (“Карибы” ял үзәге, Нократ Аланы), Вячеслав Тарасов (спорт туклануы кибете “KACNKOFF” , Нократ Аланы), Тимофей Сидоров (“Евроремонт VIP”, Нократ Аланы), Евгений Дресвянников (“Скат” түбә ябу кампаниясе һәм “Королевский десерт” кафесы, Казан), Константин Мазолевский, – диде ул.
Марат үзе дә ярдәмчел. Чиләбе ягындагы мәчетләрдә балалар өчен чаралар оештырганда иганәче буларак катнаша.
Егетебез аралашу өчен җиңел, рәхәт кеше. Социаль челтәр “ВКонтакте” битендә девиз итеп алган Карлос Кастанедо сүзләре бик мәгънәле: “Если не нравится что ты получаешь, измени то, что даешь”. Шуңа күрә Марат ул юк, бу юк дип зарланып йөрүчеләрдән түгел, тормыш казанын үзе кайната. Ул Киров өлкәсе татар конгрессы “Сәфәр”яшьләр оешмасы эшләренә дә кушылып китте.
Колакларда җил сызгыртып Сочига барырга җыенган Марат һәм аның дусларына ак юл!

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Автор фотосы.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*