tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Венгриядә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак
Венгриядә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

Венгриядә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак

13 июнь көнне М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Венгр дәүләт ансамбленең концерты була. Бу хакта Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Россия Федерациясендә Венгриянең гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Янош Балла белән очрашканнан соң билгеле булды. Моннан тыш, Венгрия делегациясе үзләрендә Татарстан мәдәнияте көннәрен уздыру турында тәкъдим кертте, диелә ТР Мәдәният министрлыгы сайтында.

Искәртеп узабыз: Венгр дәүләт халык ансамбле – илнең иң күренекле коллективларыннан берсе. Ул 1951 елда, дөнья халыкларын венгрларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру максатында төзелгән.

Венгрия вәкилләренең Казанда узган VI Халыкара яшьләр фольклор фестивале, “Нәүрүз” театр фестиваль-форумында катнашканы бар. 2013 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Венгр кинофокусы” программасы тәкъдим ителгән иде.

Узган елның ноябрендә Будапештта “Әлифба” татар җәмгыяте оештырылганлыгы мәгълүм.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КФУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*