enrutat
Баш бит / Ветераннарны бүләкләү тантанасы
Ветераннарны бүләкләү тантанасы

Ветераннарны бүләкләү тантанасы

Вагай районында  сугыш һәм тыл ветераннарына  «1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» исемле юбилей медальләрен тапшырдылар. Ветераннарны бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамай Сөнгатуллин, Коллар авыл поселениясе  башлыгы Хөтҗат Марганов, район хакимият вәкилләре катнаштылар. Тантаналы чара Хөтҗат Марганов һәм кунакларның чыгышлары белән башланды, авыл халкын һәм ветераннарны борчыган сорауларга башлыклар җавап бирде, тәкъдимнәр тыңладылар. Рамай Сөнгатуллин: “Бу бүләкне тапшыру Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә башкарыла. Без  сезне якынлашып килгән  Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз,сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, аяз, тыныч күк йөзе телибез. Вагай районыннан 9800 кеше Бөек Ватан сугышына китте. 6000 якташларыбыз  исән әйләнеп  кайтсалар да, алар яраланып, зәгыйфләнеп килделәр. Бүгенге шатлыклы чарага да  исән тыл ветераннарының күпчелеге   килә алмаганнар. Аларның һәркайсына, 9 май-Бөек Җиңү бәйрәменә кадәр юбилейлы  медальләрне  авыл башлыгы тапшырачак,”-дип чыгыш ясады, бүләкләр тапшырды.

Авылда бердән –бер исән сугыш ветераны Таштимер Зиннәтулла улы Марганов бу чарада хөрмәтле кунакларның берсе иде.Ул онытылмаслык, әрнүле  сугыш елларын искә алды.

Бөек Ватан сугышы башланганда миңа унбиш яшь иде. Авылыбыздан бөтен сау-сәламәт, яшь ирләрне сугышка алдылар. Авыр эш хатын-кызларның,  яшүсмерләрнең, өлкән яшьтәгеләрнең  җилкәсенә төште. Минем әтием трудармиядә хезмәт итте. Әнием, апам,  авыл халкы белән фронт өчен, Бөек Җиңүне якынайтуга бөтен көчләрен биреп   эшләделәр. 1943 нче елның сентябрь аенда  мине Омск шәһәренә укырга җибәрделәр. Җиде айлык сугышка әзерлек курсларда укыдык. Бер авылдан без өч кеше идек: Нияз, Сәет Айтняковлар һәм мин. 1944нче  елның октябрь аенда штурм дивизиясе белән без Прибалтика шәһәрләрен дошманнардан азат итүдә катнаштык. Латвия шәһәрләрен, Рига урамнарында барган авыр  бәрелешләрдә төнге патруль белән безнең дивизия сугышчылары батырларча сугыш алып барды. Бик күп сугышчыларыбыз анда башларын мәңгелеккә салды. Авыр яраланып, госпитальда ятып дәваланганнан соң, мине хәрби заводка эшкә юлладылар. Сугыш тәмамланган шатлыклы көн — Бөек Җиңү бәйрәме килеп җитте. 1945 нче елны Мәскәүдә калып эшләргә мөмкинчелек булса да, мин туган якларыма әйләнеп  кайттым.  Туганнарымның сөенеченә шатланып, колхозда, аннары Салехард шәһәрендә, яңадан авылга кайтып, колхозда эшләп, гаиләм, тормыш иптәшем белән гомер юлымны уздым”, -дип сөйләде сугыш ветераны.

IMG_2323[1]Таштимер Марганов авылның матур, хезмәт сөйгән Гөлзифә белән  гаилә корып биш бала тәрбяләп үстерәләр. Авырлыкларга бирешергә өйрәнмәгән тырыш ветеран  балаларының һәркайсына ярдәмгә килә, йортлар төзи, үз хуҗылыгын булдырып, гаиләсе белән  көн күрә. 1986 елда лаеклы ялга чыга. Аның хәзер 17 оныгы, 25  оныкчыгы бар. Таштимер абый  тормыш иптәшен югалтканнан соң, кече улы  Нурзаһид белән килене Хәмидәнең тәрбиясендә яши. Ул: “Мин тормышым  белән  канәгать. Шәһәрдә яңа фатир бирсәләр дә, авыл тормышы үзенә тарта, пенсиям да җитәрлек. Улым, киленем игътибарлы, балаларым, оныкларым да хәлемне белеп торалар. Илебез халкына  тынычлык, бердәмлек телим”, — дип, теләкләр юллады.

Ветераннарны  бүләкләү чарасында  тиңдәшсез батырлык, фидакарь хезмәт  күрсәткән һәр тыл ветераннарына Рамай Сөнгатуллин җылы сүзләр тапты, яу кырларыннан әйләнеп кайта алмаган якташларын искә алды. Олы ихтирамга лаек сугыш һәм тыл ветераннары, авыл халкы хөрмәтенә әзерләнгән очрашу концерт белән тәмамланды.

Римма Умитбаева, Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*