tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бүген бездә Виртуаль Сабан туе

ВИДЕО: Бүген бездә Виртуаль Сабан туе

Хөрмәтле милләттәшләребез! Бүген, 10 нчы июльдә иртәнге сәгать 10 да Бөтендөнья татар конгрессы сезне виртуаль Сабан туенда катнашырга чакыра. Чын милли Сабан туе нинди булган, нинди уеннар уйнаганнар? Бәйрәм мәйданында тарихка күз салырбыз, сөлге чигеп, тәмле ризыклар әзерләп, милли уеннарыбызны уздырып, җырлашып күңел ачарбыз. Сезнең өчен кызыклы мастер-класслар да уздырылачак.
Виртуаль Сабан туе безне кайда яшәвебезгә карамастан, бер мәйданга җыяр. Сез анда төрле төбәкләрдән котлаулар да ишетерсез. Бергә булыйк, бергәләшеп милли бәйрәмебездә очрашыйк. Киләчәктә Сабантуйларны киң мәйданнарда да уздырырга насыйп булсын.
Виртуаль Сабан туен сез Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан ( tatar-congress.org ),
“Вконтакте” төркеменнән ( https://vk.com/tatarcongress ),
ютуб каналыннан (Всемирный конгресс татар – https://www.youtube.com/channel/UCjtH52esSj_FpZv58WrnjVw?view_as=subscriber) карый аласыз.
ШАЯН ТВ каналы белән берлектә интерактив уен да уздырылачак. Моның өчен татар конгрессы һәм ШАЯН ТВ инстаграм битләренә язылырга кирәк. Барыгызны да виртуаль Сабан туенда көтеп калабыз. Күңелләрдә кабат милли бәйрәмебезнең иң матур мизгелләрен яңартыйк, күтәренке кәефне саклап, бергә булыйк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*