enrutat
Баш бит / ВИДЕО: Арча районы Ташкичү авылы укучылары Мәрҗани музее белән видеоролик аша таныштыра

ВИДЕО: Арча районы Ташкичү авылы укучылары Мәрҗани музее белән видеоролик аша таныштыра

Арча районы Ташкичү авылы укучылары Шиһабетдин Мәрҗани музее белән таныштыру максатыннан видеоролик төшерде.

Мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тумышы белән Әтнә районы Ябынчы авылыннан. Әтисен икенче авылга имам итеп кую сәбәпле, ул гомеренең берничә елын Ташкичү авылында уздыра. Авыл мәктәбендә язучыга куелган мемориаль таш бар, 2017 елның 8 декабреннән мәктәптә «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте тырышлыгы белән булдырылган музей эшли.

Видеоролик ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Экскурсоводлар ролен укучылар һәм укытучылар башкара.

Шул замандагы атмосфераны булдыру өчен өстәл җәймәсе, диварларының төсенә кадәр озак уйланып сайланган. Шиһабетдин Мәрҗанинең шәхси әйберләре юк, аның хакында мәгълүмат, шул замандагы көнкүреш җиһазлары күп. Экспонатлардан сәгать алар гаиләсенеке дигән фикер бар, аны шушы авыл кешесеннән алганнар. Мәрҗанинең ул вакытларда танылган көрәшче булуын дәлилләүче экспонатлар да сакланмаган.

Музей уртасында агачтан эшләнелгән, зәвыклы өстәл һәм урындыклар бар. Бирегә килүчеләргә шул өстәл янына басып, үзеңне шул замандагы «бөек кеше» итеп хис итәргә тәкъдим ителә. Бинаның икенче ягында Мәрҗанинең киемнәренә охшатып тегелгән чалма, чапан һәм кама бүрек саклана. Шәҗәрәсе, Хаҗга барган юлының картасы, кулъязмалары, күренекле шәхесләрнең аның турында язып калдырган истәлекләре бар.

Мәктәптә, «Мәрҗани укулары» уздырылган вакытта, Ташкичү мәктәбе укучылары мәгърифәтченең балачагын театральләштереп тә күрсәтә. Музейга килүче кунакларны укучылар һәм укытучылар чәкчәк һәм якты йөз белән каршы ала, алар исә үз кичерешләрен кызыл тышлы калын кенәгәгә язып калдыра.

«Мондый видеороликлар бик кирәк дип саныйм, чөнки аларны карагач кешеләрдә кызыксыну һәм күбрәк белү теләге туа. Мәрҗани музеена кеше күп килә, башлыча мәктәп укучылары һәм укытучылар. Мәскәү, Санкт- Петербург, башка илләрдән дә килүчеләр бар. Киләчәктә, Баһаветдин хәзрәт кабер-комплексы төзелгәч, рәсми статус алыр дигән өмет бар», — ди Шиһабетдин Мәрҗани музее җитәкчесе Мәсхүт Гарифҗанов.

Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан губернасы Казан өязе Ябынчы авылында (хәзер Әтнә районына керә) туган. Татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчысы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече. «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» («Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр») — Мәрҗанинең иң танылган әсәре. Аны кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин. Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Кабере Яңа бистә зиратында. 

 

Алсу Касыймова,
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*