tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Без-татар балалары! Татарстанның Республика көненә Сахалиндагы нәни милләттәшләребез бүләк ясый

ВИДЕО: Без-татар балалары! Татарстанның Республика көненә Сахалиндагы нәни милләттәшләребез бүләк ясый

30 нчы августта Сахалин өлкәсенең төбәк милли-мәдәни мохтарияте Татарстанның Республика көне уңаеннан, үзләрендәге шәһәр китапханәсендә бәйрәм оештырды. Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар җырлар җырлады. Сахалин мәчете имамы Җамал хәзрәт туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауның әһәмияте хакында сөйләде. Киләчәккә планнарны да билгеләделәр. Бу хакта мохтариятнең рәистәше Зәкия Вәлитова социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*