tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Быел Истанбулда «Татарча диктант» икенче тапкыр оештырылды

ВИДЕО: Быел Истанбулда «Татарча диктант» икенче тапкыр оештырылды

Быел Истанбулда татарча диктант икенче тапкыр оештырылды.Ул шәһәрнең мәдәни һәм тарихи үзәгендә – Босфорның “Алтын мөгез” култыгы ярында үтте. Анда җирле татарлар да, Татарстаннан килгән кунаклар да катнашты. Төркия татарларының өлкән буын вәкиле Фәйзи Канра бу чараның туган телгә игътибар арттыруын әйтте. Яшьләрнең ана телләрен сакларга тырышуларын яхшы гамәл, дип бәяләде. Диктанттан соң татар милли ризыклары белән чәй өстәле әзерләнде. Фәйзи Канра шигырьләр сөйләде, әби-бабаларының ничек итеп Төркиягә күченүләрен, татар авылларында ничек нигез салынуын аңлатты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*