tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Дәү әниләр турындагы иң матур җыр – Таңсылудан бүләк

ВИДЕО: Дәү әниләр турындагы иң матур җыр – Таңсылудан бүләк

Ягымлы да, моңлы да тавышлы Таңсылу инстаграм битләре аша күпләргә таныштыр. “Яшьлегем чишмәләре” җырын Татарстан Президенты да яратты бугай. Ул Таңсылу башкарган әлеге җырны үз инстаграм битенә алып куйды. Әтисе һәм әнисе дә сезгә яхшы таныш. Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева.

“Әбием, алтыным” җыры Совет чорында балалар тарафыннан иң яратып җырланган җырларның берсе иде. Ни кызганыч, вакыт узу белән ул каядыр еракта калды, онытыла башлады. Ә Таңсылуга рәхмәт, әтисе Булат белән алар җырны кабат яңартты.  Рәхим итеп тыңлагыз, балаларыгызга, оныкларыгызга өйрәтегез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*