tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Дәү әтигә лаеклы алмаш” бәйгесе бабайларны һәм оныкларны якынайта

ВИДЕО: “Дәү әтигә лаеклы алмаш” бәйгесе бабайларны һәм оныкларны якынайта

28 февральдә “Идел аръягы” балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә “Дәү әтигә – лаеклы алмаш 2019” бәйгесе узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе Фәрид Мифтахов һәм аның ярдәмчесе Рәмзия Галләметдинова катнашты.

Без күп еллар дәвамында оештырылган “Ак яулыклы дәү әни” бәйгесендә даими катнашып киләбез. Өч еллар элек миңа шундый фикер килде: без, әлбәттә, әбиләрне, әниләрне хөрмәт итәбез, әмма бабайларга, әтиләргә дә бераз игътибар кирәк бит. Шул рәвешле бабайларга багышланган шундый конкурс оештырып җибәрелде. Бу бәйгенең максаты – бабайлар һәм оныклар арасында ныклы элемтә тудыру, бер-берсенә хөрмәт белән карарга өйрәтү. Элек оныклар әби-бабалары янына авылга кайтып, аларның җылысын сизә иде. Ә хәзер, кызганыч, беренчедән, авыллар азая бара. Икенчедән, балаларны авылга кайтарып булмый. Шәһәрдә яшәгән әбиләр-бабайлар да үз эшләре белән мәшгуль. Бу бәйге оныклар һәм бабайлар араларын якынайту өчен булдырылды. Бу бәйгене оештыручыларга, үзәккә рәхмәт әйтәсе килә, без инде иҗтимагый рәвештә бу чарада бик теләп катнашабыз, – ди Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

Олы яшьтәге кешеләр, бәлки, сәхнәгә чыгып, үз талантларын күрсәтергә уңайсызланыр дигән уй да булган. Әмма дәрәҗәле, лаеклы дәү әтиләр бик теләп бу бәйрәмгә килеп, күнел ачып, оныкларына үрнәк күрсәтеп бәйрәм итте. Алар күпкырлы талант ияләре – җырлыйлар да, баянда да, гармунда да уйныйлар. Араларында Буадан килгән Нуруллин Фәрит  Шәйхулла улы хәтта  үзенең җырлар җыентыгын да чыгарган, дисклары да дөнья күргән.

Ерак араларны якын итеп, алар Лаештан, Кукмарадан килгәннәр. Кунаклар  арасында Казан шәһәреннән үзенең нәни оныгы Фәрхәдны  ияртеп  килгән Татарстанның атказанган артисты Азат Тимершәех бар иде.

Катнашучыларның  барысына да Фәрид Мифтахов бүләкләрен тапшырды.

Чараның икенче өлешендә татар җырларын, моңын яратучылар –  Вконтакте интернет челтәре аша бик күп җырлар авторы Гөлнур Айзат тарафыннан  үткәрелгән  “Безне яратмаска мөмкин түгел” дигән республикакүләм клиплар бәйгесендә җинүчеләрне котладылар. Фәрид Мифтахов жырларын яратучылар бүләкләрне автор-башкаручының үз кулларыннан кабул итеп алдылар. Алар да шулай ук төрле районнардан – Апастан, Балык Бистәсеннән һәм Казан шәһәреннән килгән кунаклар иде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*