tatruen
Баш бит / Яңалыклар / АРХИВ (21 гыйнвар 2016 ел). ВИДЕО: Эдуард Ганиев – татар дөньясының күренекле шәхесе

АРХИВ (21 гыйнвар 2016 ел). ВИДЕО: Эдуард Ганиев – татар дөньясының күренекле шәхесе

Бүген безнең арабыздан Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, озак еллар буе Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы башлыгы булган милли җанлы меценат, эшмәкәр, милләтпәрвәр шәхес  Эдуард Әнвәр улы Ганиев бакыйлыкка күчте.

Эдуард Әнвәр улы Ганеев  үзенең игелекле эшләре белән күпләргә яхшы таныш.  “Түгәрәк уен” фольклор фестивале, “Кулаткы укулары” кебек киң масштаблы чаралар Эдуард Ганиев исеме белән бәйле.

Җирле “Өмет” газетасына биргән интервьюсында Эдуард Ганеев: “Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы буларак, татар халкын, якташларымны һәрвакытта да яклап чыгачакмын, аларның проблемаларын чишүдә элеккечә үк көчемне кызганмаячакмын”, – дип белдергән иде. Әлеге сүзләренә ул һәрдаим тугры булып калды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*